Фейхоа нәрсәдән файдалы?

-- Лейла

Кибет киштәләрендә сезонлы җиләк-җимеш – фейхоа сатыла башлады. Ул витаминнарга бик бай һәм үзенчәлекле тәмле җимеш.

Файдасы

Ул диетик продукт булып санала.
Андагы йод күләме хәтта диңгез ризыкларына караганда да күбрәк.
Калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен, эч катканда, витаминнар җитмәгәндә, атеросклероз вакытында фейхоа бик файдалы.
Кабыгындагы көчле антиоксидантлар онкология чирләрен булдырмый калуда булыша.
С витамины салкын тигәндә, иммунитетны күтәрү өчен яхшы.

Зыяны

Фейхоада шикәр күп. Шуңа да аллергияле, шикәр диабетлы кешеләргә аны чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.
Артык күп ашасаң, йөрәк ешрак тибәргә яки, киресенчә, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин.
Фейхоаны сыер сөте белән кулланмаска кушалар. Бу – ашказаны өчен зыянлы.
Фейхоаны, гадәттә, иттарткычтан чыгарып ашыйлар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-11-07/feyhoa-n-rs-d-n-faydaly-4456952

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле