Терсәк тиресе корылану куркынычмы?

-- Лейла

Дерматолог моның нинди авырулар билгесе булуын белдерә.

Дерматолог Ирина Скорогудаева терсәк тиресе корылану нинди авырулар билгесе булырга мөмкинлеге турында белдерә.
Табиб әйтүенчә, эндокрин тайпылышлар һәм организмда А, D3, B1, В2, В3 һәм В6 витаминнары җитмәү тире корылануга сәбәпче булуы мөмкин.
Белгеч сүзләренчә, бу норма түгел, чөнки тәннең бөтен урынында тире бертөрле дымлылыкта булырга тиеш.
— Коры тире дерматит, бронхиаль астма, вазомотор ринит билгеләре булганда, кайчагында азык-төлеккә аллергиядән булырга мөмкин. Терсәкләрдә шулай ук псориаз башлануы да күренүе мөмкин, — ди ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-11-07/ters-k-tirese-korylanu-kurkynychmy-4456830

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле