Зәмирә Рәҗәповага: “Иренең ямьсез, җырлый белмисең, таза!”

-- Лейла

Зәмирә Рәҗәповага бәйләнепме бәйләнәләр

Ул исә аларны матур гына урыннарына утыртып килә.

«Иренегезне зурайткансыз, матур түгел», – дип язган берәү.

«Миңа көненә шундый берничә хәбәр килеп тора. «Сезгә ябыгырга кирәк, прическагызны үзгәртергә кирәк», – дип язасыз.

Җәмәгать, миңа 46 яшь тулып китте. Сез мине үз-үзен контрольдә тота алмый, үз гамәлләре өчен җавап бирә алмый торган кеше дип уйлыйсызмы? Әллә үзегезне акыллырак дип уйлыйсызмы? Икенче вариант бу кешенең тәрбия дәрәҗәсенә күбрәк туры килә дип уйлыйм. Ничек инде син бер белмәгән кешегә, мәсәлән, урамда тотасың да шундый сүзләр әйтәсең, әйе, социаль челтәр шуның кебек инде ул. Сез мине карап барсагыз да, бу сезгә теләсә нәрсә язарга хокук бирми, социаль челтәр кешенең тәрбия дәрәҗәсен күрсәтә.

«Сиңа ябыгырга кирәк, авызың, күзең ямьсез». Бу бит – тәрбия, тәрбияле кеше этикет буенча да белгән кешегә дә килеп әйтми. Бу сүзләр, әлбәттә, кимсетү максатыннан әйтелә. Шуның белән кеше канәгатьләнү, рәхәтлек ала.

Кеше бу вакытта тәрбия турында да, кеше алдында көлкегә калам дип тә уйламый. Аның бер максат – әйтеп калу. «Иренең ямьсез, җырлый белмисең, таза», – дип, кеше мине түгел, үзен көлкегә калдыра. Ләкин ул аны аңламый. Иң кызганычы, үзен-үзе көлкегә калдыруын аңламый. Алар бит аны мине ябык итеп күрү, минем буй-сынымны кайгырту максатыннан әйтми. Ә кимсетү, аяк чалу өчен эшли.

Әйе, иренемне өстәттем. Әлегә шешеп тора. 3 укол икешәр тапкыр, бу – 12 укол дигән сүз. Әйе, берьюлы күпергән. Берничә атнадан үз хәленә кайтачак. Шуңа күрә тынычланыгыз!

50 яшьне куып барган хатынга бәя бирү дөрес түгел, дип саныйм. Ә ниндидер акыллы киңәшләргә мин ачык. Шәхескә кагылу, үз наданлыгыңны күрсәтеп, башкаларга акыл өйрәтү – дөрес түгел», – дип җавап биргән ул “дусларына”.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-05/irene-yamsez-yrlyy-belmise-tazasy-4454138

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле