Ул Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) белән Рузилә Бәдретдиновага суд белән янаган иде. Бер миллион таләп итте.
Вилли һәм Рузилә Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җырын үзгәртеп яздыргач, Гөлнара Тимерҗанова алардан бу җырны социаль челтәрләрдән алуны сораган иде. Соңыннан Вилли аның белән очрашып сөйләште, әмма Рузилә очрашуга килмәде.
Хәзер яклар килешкән бугай. Гөлнара Вилли белән әлеге җырны икәү башкарганнар. “Бу – көтелмәгән чишелеш булды”, дип яза “Интертат”.
«Гөлнара Тимерҗанованың бу вазгыятьтән лаеклы чыгуы «текә» булган», «Менә бу чишелеш», «Гөлнара апа, көтелмәгән хәл булды», «Текә», «Лаеклы», «Вилли, молодец! Олы яшьтәге ханымны майлап җайлагансың», – дип язганнар яңа дуэтка.
Чыганак: https://intertat.tatar/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

