Илмира Нәгыймовага 160 меңлек күлмәк бүләк иткәннәр

-- Лейла

Җырчы Илмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә үзенең яңа күлмәген күрсәтте. Бу күлмәкне аңа танылган дизайнер теккән һәм ул 160 мең сум тора, ди.

Җырчы күлмәкне сатып алмаган, аны аңа дусты Лилия Хәлимова бүләк иткән.

— Үз гомеремдә миңа бернинди дә кыйммәтле бүләкләр биргәннәре булмады! Кыйммәтле бүләкне хатын-кыз ясап дип, мәңге дә уйламас идем. Бу күлмәк дизайнер Аника Керимовадан. Бәясе 160 мең сум! Кадерле Лилия дустым, мең рәхмәт! — дип яза Илмира Нәгыймова.

Бәйле