Резидә Шәрәфиева турында: “Кыш җитәр, ә син юк…”

-- Лейла

“Бигрәкләр дә ышану кыен инде Резидә ханымның шушы якты дөньяда юклыгына”, – дип яза җырчыны яратып искә алучылар.

Татарстанның халык артисты, мәрхүмә Резидә Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсендә чираттагы видео чыкты. Анда Резидә Айгөл Вәлиуллинаның «Тормыш сукмагы» дигән шигырен сөйли.

«Тормыш сукмагы» – Айгөл Вәлиуллина шигыре… Резидә апам, тиздән кыш җитәр, ә син юк… Син калдырган истәлекләрне карыйбыз, җырларыңны һәрдаим тыңлап, сине юксынабыз. Рәхмәт сиңа җырларың өчен. Синең җырларың һәм иҗатың мәңге яшәр», – дип язып куйганнар видео янына.

«Сагынабыз сине», «Бигрәкләр дә ышану кыен инде Резидә ханымның шушы якты дөньяда юклыгына», “Күңел ышанмый. Урының оҗмах түрләрендә булсын”, дип язалар комментарийларда.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-08/kysh-it-r-sin-yuk-4458316

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле