Ильмира Нәгыймова телеграм-каналында үзенә «акыл өйрәтеп» комментарий язучыларга мөрәҗәгать итте.
«Энең әле генә үлде, ә син инде Марат белән елмаеп йөрисең», – дип язалар. Мин җансыз кешеләргә шаккатам, аларның эчендә шайтандыр. Алар уйлавынча, мин елмаерга, яшәргә тиеш түгел, елап үләргә тиеш. Аерылгач та, мин елмаймаска, елап үләргә тиеш идем. Шунда гына мине берничә көн кызганырлар иде дә онытырлар иде.
Мин – артист, минем «ипием», эшем шул. Мин социаль челтәргә чыгарга тиеш, миңа статистика кирәк. Ул миңа акча китерә. Минем 2 газиз балам бар, аларны киендерергә, ашатырга, түләүле түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Миңа эшләргә кирәк, миңа елап утырырга ярамый. Без 5 баладан икәү генә калдык. Хәзерге вакытта миңа сезнең агуыгыз кирәкми. Сезгә бу кайгыны күрергә язмасын, ачуыгыз килсә, мине карамагыз.
Язмагыз миңа, агуыгызны чәчмәгез. Бумеранг 200 процент булып кайта. Артыгызны күтәреп, эшләгез, «диван тәнкыйтьчеләре». Аты-юлы белән әйтер идем, хәтта сүгенер идем – тәрбиям икенче шул.
Мин бик усал да була беләм. «Гадәт – начар, кул – авыр, суктым-ектым, киттем-бардым», – дип әйтә әни. Алай да булдырам, әмма алай эшләргә язмасын иде. Комментарийлар укыгач, бераз ачуым чыкты, тамагыма төер утыра. Иҗатыма бәйләнегез! Маратка, Русланга бәйләндегез инде. Әмма энемә кагылмагыз! Эчемдә нәрсә булганын мин үзем генә беләм!» – дип сөйләде җырчы.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-mina-elap-utyryrga-yaramyi-5876320 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

