Ринат Рәхмәтуллинның хатыны Динара: “Мин аның белән акча өчен…”

-- Лейла

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара җанатарларга шаккатыргыч яңалык җиткергән.

Бу хакта ул Интернетта пост бастырган.

– Ир кеше акча эшләргә тиеш. Миңа калса, бу – абсолют нормаль күренеш! Ир үз гаиләсе өчен җаваплылык тоярга тиеш, ә хатын-кыз барысын да үз җилкәсендә тартыр өчен тумаган.

Хатын-кыз янында аның барлык теләкләрен тормышка ашыручы ир булу – гади күренеш. Хәзер мин – бәхетле кеше. Ирем акча эшли белә, җылы сүзләр белән һәрвакыт юатып тора. “Мин аның белән акча өчен” дип тә язсагыз була. Иремне үлеп яратам!” – ди ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-10/min-any-bel-n-akcha-chen-4459777

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле