Илмира Нәгыймова: «Концертлар куймыйм!»

-- Лейла

Җырчы телеграм-каналда тамашачыларына болай мөрәҗәгать иткән:

«Турны кичектердем. Борын тыгылган, тамак авырта. 10 көннән артык шулай. Ярты тәүлек йоклыйм, уяна алмыйм. Җырларга тавыш юк, көчле ютәл. Концертларны күчерергә түгел, ә бөтенләй куймаска булдым. Стресс, югалту ачысы. Бу энемне югалтудан башланды. Мин елмайсам да, күңелем елый. Мин игътибарымны башкага да юнәлтергә тырышып карыйм. Әмма…

Әлегә концерт куясым килми. Айга 1 көн генә калдырдым. Декабрьдә концертлар булыр, дип уйлыйм. Яңа көч белән февральдән башлыйм. Чаллы, Мәскәү, Казан концертлары барысы да була. Анда вакыт та узар, көч тә җыярмын. Концерт булмаячагын белмичә килүчеләр алдында гафу үтенәм. Социаль челтәрләрдә хәбәр иткән идек инде», – ди җырчы.

Чыганак: https://kiziltan.ru/news/novosti/2025-11-10/ilmira-n-gyymova-kontsertlaryn-tuktatkan-4459831

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле