Татар эстрадасында танылган 5 бертуган Ганиуллиналарның берсе Аиша социаль челтәрдәге сәхифәсендә авыруы турында хәбәр итте.
«Социаль челтәрдә күптән күренмәвемнең сәбәбе – инде икенче атна авырыйбыз. Миндә ангина. Антибиотиклар эчәм. Әле конъюнктивит та өстәлде. Поликлиникага көн саен диярлек йөрибез», – ди ул, кызын да күрсәтеп.
Ганиуллиналар – 5 кыз туган: Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша). Аиша кызын ялгыз үстерә.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-aisa-avyryi-5876528 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

