Билгеле язучы Зифа Кадыйрованың әсәрләре кешеләрнең тормышын үзгәртергә ярдәм итә.
“Интертат” хәбәрчесе язучының бер юбилее алдыннан аннан интервью алган. Сорауларның берсе болай яңгыраган:
“- Сезнең әсәрләр тормышын үзгәртергә ярдәм иткән кешеләр бармы, Зифа апа? Рәхмәт сүзләре еш ишетәсезме?
– Быел яз көне Башкортстанга кайткач, бер ир-ат килеп керде. «Зифа апа, мине хәтерлисезме? Мин моннан 10 ел элек сезне күреп, китабыгызны укуым турында әйттем. Сез шулвакыт: «Укып үзеңә нинди мәнфәгать алдың?» – дип сорадыгыз. Сез шул сорауны биргәннән соң китапны тагын бер кат укып чыктым. Мин яман тәртипсез идем. Хатыным, түзә алмыйча, 2 балабызны алып, мине ташлап чыгып китте. Мин аларны кире алып кайттым, бүгенге көндә мин – 4 бала атасы, бик бәхетле кеше. Сезнең кайтканыгызны ишетеп, җавап бирергә, рәхмәт әйтергә килдем”, – диде.
“Зифа апа, сез миңа 2 баламны ятим итмәскә, гаиләмне саклап калырга ярдәм иттегез”, – дип, бер популяр артистның да әйткәне бар. Андый хатлар интернеттан да күп килә”, – дигән язучы.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/zifa-kadyirova-5861587
Фото: Соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

