Бу нормаль күренешме?
“Ирем белән яратышып өйләнештек. 30 ел яшәдек, 3 бала үстердек. Читтән барысы да идеаль булып тоелды… Чынлыкта исә – йорт тираны. Кешегә елмаеп тора, ярдәм итә, ә гаиләдә куркып яшәдек. Тагын нәрсә әйтер, нәрсә ошамас икән, ни өчен тавыш чыгар, дип.
Бер ел элек ирем мәрхүм булды. Авыр булды. Әмма икенче яктан – рәхәт. Тыныч йоклыйм. Төннәрен, арыганлыгымны әйтсәм, мине яратмыйсың, дип тавыш чыгарыр иде. Һәрвакыт, кемне таптың, дип битәрләде. Башкаларга үзем эндәшсәм дә гаепле була идем.
Матди яктан авыр, әлбәттә. Балигъ булмаган балам да бар. Әмма хәзер күңелем тыныч. Кирәк икән – йоклыйм, кирәк икән – телевизор карыйм, телефонда утырам. Миңа әле 50 яшь тә тулмаган…”
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-11-14/irem-lg-ch-r-h-t-bulyp-kaldy-4468076
Фото: bashinform.ru
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

