Ләйлә Галиева искиткеч яңалыгы белән уртаклашты

-- Лейла

Ул Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты,  хәзер инде Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дә булган  Айдар Галимов белән дуэт яздырган.

«Ниһаять, зарыгып-ашкынып көтеп алынган ел дуэты! «Ирекле кош». Нәкъ шушы җыр миңа янәдән дәрт өстәде, зур сәхнәгә күтәрелергә көч бирде… Чыннан да, минем күңелем – ул ирекле кош. Күңелем ирекле булса, хыял канатларымны бер дә сындырмыйча, үземне иркен тотып яшәргә, иҗат итәргә, тамашачыларга үземнең җырларымны җиткерергә көчем җитә.

Айдар Галимов белән бергә шушы җырны башкару – минем өчен үзе зур бәхет! Аның сүзләрен Ләйлә Дәүләтова язды. Ышанып калам, иҗат җимешебез күңелегездә үз урынын алыр», – дип язган социаль челтәрләрдә Ләйлә Галиева.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-15/minem-k-elem-irekle-kosh-4468287

Фото: соцчелтәрләр

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле