Миләүшә Сабирова: “Данир белән бер-беребездән ял итәбез!”

-- Лейла

Миләүшә белән Данир Сабировлар хәзер өйдә дә, эштә дә бергәләр. Бу бик яхшы да түгел икән…

Бу хакта Миләүшә Сабирова үзенең сторисларында сөйли.

“Мин кайчак  блогер икәнемне онытып китәм. Чөнки тормыш мәшәкатьләре күмеп китә. Хәзер миндә – «чемоданное настроение». Ике атналык гастрольләргә чыгып китәргә әзерләнәбез. Мин мондый тормыштан бераз бизгәнмен инде. Соңгы 2 елда гастрольләргә бик аз йөрдем.

Моңа миңа караганда да Данир ныграк борчыла. Тәүлек буе бергә яшәп, талашып бетәрбез, дип уйлый. Мондый хәл булмасын өчен мин еш кына 3 көнгә Истанбулга очам, яки Данир балыкка китә. Шулай итеп, бер-беребездән ял итәбез.

Ә сез бер-берегездән ничек ял итәсез? Әллә инде ирләрегез белән тәүлек әйләнәсенә бергәсезме?” – дип сораган ул язылучыларыннан.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-16/min-istanbulga-ocham-danir-balykka-kit-4468794

Фото: соцчелтәрләр

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле