Гөлназ Асаева журналистларга нигә ачуланган?
Гөлназ Асаева үзенең иске интервьюларына нигезләнгән язмаларны куйган мәгълүмат чараларына ачуын белдерде. Артист журналистларның гамәлләрен кискен гаепләде, алар, аның сүзләренчә, мәгълүматны контексттан тартып ала һәм аның элекке егете турында искергән материаллар бастыра. Әгәр дә аның шәхси тормышына тыкшыну дәвам итсә, тиешле чаралар булачак, дип кисәтте ул.
“Сүгенәсе килә просто, мин мең ел элек биргән материалны алып куйган журналистларны күралмыйм. Идиотизм бит бу. Контексттан тартып алалар, ни теләсәләр, шуны язалар! Җен ачуларым чыга. Тагын минем шәхси тормышым турында теләсә нәрсә язып кына карасыннар, иманнарын өшкерәм”, – дигән ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-19/imannaryn-shker-ch-kmen-4473143
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

