Илсөя Бәдретдиновадан шәп яңалык

-- Лейла

Иң үзенчәлекле башкаручы Айсхана Илсөя Бәдретдинова төркеменнән киткән иде. Китеп бетмәгән икән.

Илсөя Бәдретдинованың көндәлек киемнәре дә заказга тегелә, ә сәхнә концертлары турында сүз дә юк. Аның хәтта микрофоны да, шулай ук күпсанлы аксессуарлары да махсус аның өчен ясалган,  дип яза “Интертат”.
  Аларны «ИБ бандасы» төркемендә эшләп киткән якут кызы Айсхана (Анна Попова) ясаган. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә һәм яңа эшләнмәләрен күрсәтә. «ИБ» өчен тулысынча кулдан эшләнде», – дип яза ул.

«Илсөя Бәдретдинова сүзләре белән брелокларның беренче партиясен Мәскәүдән башлыйбыз», – дип хәбәр итә якут кызы. Брелоклар арасында «Торып бас», «Люблю не могу» һ.б. бар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-11-19/ils-ya-b-dretdinovadan-sh-p-ya-alyk-4472717

Фото: соцчелтәрләр

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле