Татарстанның атказанган артисты Фирдус Тямаевның яңа программасы «Тишек носки» дип атала. Нишлисең, шулай атала тек атала инде. Кемгәдер ошый дә әнә!
Уфа кызларының берсе аңа шулай дип аталучы сыйлы торт бүләк иткән. Торт тишек носки рәвешендә пешерелгән, хәтта бармагы да чыгып тора.
Җырчы башта тортның сурәтен дә аңлап бетерә алмыйча тора. Югалып кала хәтта.
«Миңа әле беркайчан да «Тишек носки» торты бүләк иткәннәре юк иде. «Текә» булган. Рәхмәт!» – ди җырчы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-11-18/firdusny-barmagy-chygyp-tora-4472409
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

