Тагын ни булган инде?
“Башкорт хуҗабикәсе” Миләүшә Шәйхлисламова үз бизнесын алып барганда нинди кыенлыклар белән очрашканын сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, «А-фрейм»ны (өчпочмаклы йорт-шалашны) тапшырганда җыештыру белән көтелмәгән проблемалар барлыкка килгән.
“Мин үзем һәрвакыт афреймны җыештырганнан соң киләм һәм тагын бер җыештырып чыгам. Ни өчен кешеләр җиренә җиткереп эшли алмый?”,- дип уфтана ул.
Исегезгә төшерәбез, Миләүшә Шәйхлисламова – Башкортстанның иң популяр блогерларының берсе. Үз контентын ул башкорт телендә алып бара, ә кадрда – авыл тормышы. Көн саен аның маҗаралары һәм көлке тарихлары артыннан төрле мәйданчыкларда барлыгы 2,5 млн кеше күзәтә. Шундый популярлыгы аркасында Миләүшәне башкорт теленең амбассадоры һәм «комплекссыз кызлар»ның төп үрнәге дип атыйлар.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-11-21/bashkort-hu-abik-se-yarsygan-4476085
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

