Әлеге егет, концерты вакытында сәхнәгә менеп, Фирдүс алдында баш ия, күз яшьләрен дә тыеп тора алмый. Аны җырчы үзенең тамашачы белән бер дулкында булуы, изге, шәфкатьле күңеле белән җәлеп иткән, дип яза “Интертат”.
«Беренче тапкыр килгәндә хатыным белән бергә утыра алмадым. Урыннарыбыз аерым туры килде. Ләкин мин нәрсә күрдем? Фирдүс менә бу подиумнан төшмәде. Артист сәхнәдә булырга тиеш, ә ул – халык арасында. Икенче трюк шундый булачак – ул залга сикерер, халык белән бербөтен булыр. Мин бу хакта сәгатьләр буе сөйли алам. Бу хәл миңа бик нык тәэсир итте. Мин Фирдүстән кешелеклелек сыйфатларына, кешеләрне яратырга, аларга хезмәт итәргә өйрәнергә килдем.
Ә бүген мин хатыным белән янәшә утырдым, ул миңа җырларны тәрҗемә итеп барды. Фирдүснең әни, йөрәк авазы турында сөйләвенә битараф кала алмадым. Мин Фирдүсне кочакларга, аның алдында баш ияргә һәм аннан кеше булырга өйрәнергә килдем», – дип елый-елый сөйләгән ул.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

