Полина Гагарина балага гомер бүләк итте

-- Лейла

Башкортстанның халык артисты исеменә ия булган җырчы Уфада яшәүче лейкоз белән авырган 8 яшьлек балага 2,4 миллион сум акча күчергән.

Кечкенә уфалыга 5 яшендә яман шеш диагнозы куела. Башта гаилә моны гади салкын тию дип уйлаган, ләкин баланың хәле начарлана барган, анализга кан тапшырганнар, бу лейкоз булып чыккан. Химиотерапия эшлиләр, ләкин чир әйләнеп кайта. Малайның әнисе Анастасия «Башинформ»га сөйләгәнчә, хәзер Таирга сөяк миен күчереп утырту кирәк булачак.

“Химиотерапия тулысынча савыгырга ярдәм итмәде, сәламәт сөяк миен күчереп утыртырга кирәк. Без донорны Мәскәү үзәкләре аша дөнья базаларында эзләячәкбез. Болар барысы да 3,4 млн сумнан артык тора. Төгәл сумма донор табылгач һәм барлык процедуралар башкарылгач билгеле булачак”, – дип хәбәр итә Анастасия.

Хатын-кыз хәзер үзен бердәнбер улына багышлый. Янәшәдә – ире, ул стоматолог булып эшли. Гаиләдә андый сумма юк, шуңа күрә акча җыю турында игълан итәләр. Уртак көч белән миллион сум җыйганнар. Малайның әнисе танылган кешеләргә репост ясау үтенече белән язган, ләкин популяр җырчы Полина Гагарина, кирәкле сумманы күчереп, җыемны ябарга карар кылган.

“Мин бәхеттән елыйм, Полинага карата рәхмәт хисләрем ташып тора. Ул кирәкле сумманы тулысынча ябар дип көтмәгән идем”, – ди малайның әнисе.

Узган ел 9 майда Полина Гагарина Уфада чыгыш ясады һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров аңа Башкортстанның халык артисты исемен бирде. Җырчының гамәленә интернет-кулланучылар болай дип язган:

“Исемне юкка гына бирмәгәннәр. Безгә шундый халык артистлары кирәк!»;

“Полина Гагарина – молодец! Шоу-бизнес зур. Беркем дә акча күчермәде, бары Полина гына. Ходай Полинага исәнлек-саулык бирсен!»;

“Менә юкка гына мондый исем бирмиләр. Яхшылык һичшиксез кире кайта”.

Хәзер Таирның яшәү мөмкинлеге барлыкка килгән: гаиләгә донор эзләргә һәм сөяк миен күчереп утыртырга туры киләчәк. 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2025-11-27/polina-gagarina-balaga-gomer-b-l-k-itte-4483986

Фото: соцчелтәрләр

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле