Йокыгыз туймыймы?

-- Лейла

Табиб магнийга бай ризыклар ашарга киңәш итә.

Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Елена Гордеева магний запасларын тулыландыруга бик мохтаҗ кешеләр барлыгын ассызыклый.
“Магнийга ихтыяҗ арту үсмер чорда, авыр физик эш эшләгәндә, хроник стресс, эмоциональ киеренкелек булганда, йокы туймаганда күзәтелә”, — дип кисәтә табиб.
Русиялеләр арасында популяр булган кайбер ризыклар магнийга бик бай. Елена Гордеева сүзләренә караганда, кеше тәүлеклек магний ихтыяҗының яртысын диярлек икмәк, ярма, какао һәм чикләвек исәбенә канәгатьләндерә ала. Белгеч искәртүенчә, БАДлар кулланырга кирәкми.
Шул ук вакытта магнийның артык булуы сәламәт организм өчен хәвефле түгел. Ләкин, бавыр проблемалары булган кешеләр хәрәкәтнең тоткарлануын һәм йокымсырау тоярга мөмкин. Шулай ук артериаль гипотония үсеше ихтималы да читтә калмый. “Кукуруз, петрушка, суган, кәбестә һәм женьшень магнийга бик бай”, — дип белдерә Гордеева.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-11-27/yokygyz-tuymyymy-4483733

Фото: https://drshusherin.ru/statji/bessonnica-i-narusheniya-sna-chem-pomozhet-osteopat/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле