“Хезмәтәшем булган бер апага катлаулы операция кичерергә туры килде. Яше 60тан арткан иде. Операция вакытында катлаулылыклар башланган, күп кан киткән һәм кан басымы кинәт төшкән. Шунда операция вакытында мин үземне өстән карап тордым, ди. Хәтта бөтен сөйләшкәннәрен ишеткән ул. Теккәндә хирурглар “Шовны косметический или обычный итеп тегәбезме?”, диләр икән. Шунда икенче бер хирург әйткән: “Нинди “матурлык” кайгысы монда, кирәкми, безгә бит иң мөһиме – исән калды, уже хорошо”, – дигән.
Бу апа сөйләвенчә, кан басымы төшә башлагач, аның янына үлгән туганының җаны килгән. Аның шул туганы белән китәсе дә килгән. Ә туганы аңа, сиңа иртәрәк әле китәргә, үз тәнеңә кайт, дигән дә юкка чыккан. Шуннан соң гына ул аңына килгән.
Менә шундый хәл, ышанырга теләмәсәң дә ышанырсың”.
Операцияне төгәлләгәннәр, ләкин иң кызыгы аннан соң башланган. Бу ханым уянгач, хирургларга өстән карап ятканын һәм нәрсәләр сөйләшкәнен әйтеп биргән. Хирурглар шок хәлендә булган. “Операция вакытында безнең барлык сөйләшүләребезне, безнең көнкүреш эшләребезне, безнең фикер алышуларыбызга кадәр сөйләп бирде, хәтта аны “карт”ка исәпләп, косметичнский шов салмадыгыз, дип үпкәләде”, – дигәннәр.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-11-26/zem-operatsiya-yasagannaryn-chitt-n-karap-tordym-4482803
Фото: bashinform.ru
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

