Гүзәл Уразовага шаккатмалы бүләк тапшырганнар [фото]

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың бөтен Россия буйлап гастроль турлары бара. Берничә көн рәттән алар Башкортстанның Уфа шәһәрен гөрләткәннәр. Биредә Гүзәл ханымга искиткеч бер бүләк ясаганнар.

«Мин 5 яшьтән башлап сезнең концертларга йөрим. Ә хәзер миңа 20 яшь. Бер дә калдырганым юк! Ел саен йөрим. Ел саен бу шоу кабатланмас», – ди Алинә исемле тамашачы.

Аннары Гүзәл Уразовага шул еллар эчендә дөнья күргән 101 альбомының тышлыкларыннан әзерләгән букет тапшырган.

«Алиночка, бу шедеврально! Эксклюзив! Күпме матур җырларыбыз булган! Рәхмәт, яраткан тамашачым», – дигән халык артисты Гүзәл Уразова.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Фото: соцчелтәрләр

Бәйле