Гүзәл Уразова: “Без барыбыз да еладык…”

-- Лейла

Бу хакта Гүзәл Уразова социаль челтәрдә яза:

«Бу – кабатланмас концерт булды. Безнең яныбызга Аня исемле кечкенә кызчык килде. Башта ул безнең яныбызга минем ак күлмәгемә охшаган аклы-алтынсу төстәге киемнән менде. Кулында алтынсу шар һәм чәчәкләр иде. «Син бит әзерләнеп килгәнсең», – дип, мин аның белән фотога төштем. Анечканы урынына озаттык, аңа плакат һәм бүләкләр бирдек.

Мин икенче образда – зәңгәр төстәге күлмәк белән чыккач, ни күрим, Аня да шундый ук киемнән сәхнәгә менеп килә. Ул барыбызның да мәхәббәтен яулады. Нинди могҗизаи бала. Кулына зәңгәр шар тоткан. Барабанчыбыз янына килеп, аңа бүләген сузды.

Без аны урынына озаттык. Ләкин моның белән генә бетмәде әле. Сабый шул дәрәҗәдә ихлас иде, аның барысын да аерым бер ярату белән, чын күңелдән әзерләвен күреп, шаккаттык. Аңа бит 5 яшь кенә әле. Өченче тапкыр ул безнең төркемдәге һәркемгә минем күлмәгем төсендәге бүләкләрен өләшеп чыкты. Соңыннан без аны сәхнә артына чакырдык һәм аның ятимә бала икәнен ачыкладык. Аны әбиләре генә тәрбияли, әнисе дә, әтисе дә юк. Безне бу тарих бик дулкынландырды. Без дә аны сөендерергә булдык. Киң күңелле, кечкенә, матур Анечканы. Мин ал күлмәктән чыккач, ул миңа ал төстәге итекләр алып менде. «Кыш көне туңмагыз һәм мине искә төшерегез», – диде. Без барыбыз да еладык. Ахырдан ул янә сәхнәгә бүләкләр белән менде. Барабанчыбыз аңа үзенең таякчыкларын бүләк итте», – ди Гүзәл Уразова.

Җырчы үзенең командасы белән Аняның үзенә дә бүләк ясарга карар кыла, матур күлмәкләр алырга акча бирә. Бу мизгелдә тамашачылар да күз яшьләрен тыеп тора алмый.

Концерттан соң Гүзәл Аня белән әбисен Казанга, үзләренә кунакка алып кайткан. Җырчы Аня белән зоопаркта, аквапаркта, кафе-кибетләрдә йөргәнен, Аняның җаны теләгән әйберләрен алып биргәнен дә күрсәтте. Алга таба Аня һәм аның якыннары өчен җырчының барлык концертларына керү дә бушлай булачак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-04/urazova-kontsertlaryna-bushlay-barachak-4492548

Фото: скриншот

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле