Моннан берничә ел элек дөньяны шаулаткан удмурт әбекәйләрен хәтерлисезме?
2012 елда “Евровидение” халыкара конкурсында дөньяны шаулаткан удмурт әбекәйләрен хәтерлисезме? Удмуртиянең Буран авылыннан “Бурановские бабушки” фольклор төркеме ул елны конкурстан икенче урын алып кайтты. Әнә шул “йолдызлы сәгать”тән бирле Буран әбекәйләре гастрольләрдән кайтып керми, диярлек.
Быел аларның чыгышы 2 тапкырга кыйммәтләнгән – элек сәгатенә 350 мең сум булса, хәзер 1 миллион сум тирәсе тора. Халыкчан чыгышларга ихтыяҗ арткан саен, гонорарлар да күтәрелгән.
Оештыручылар әйтүенчә, әбекәйләргә “йолдыз чире” кагылган дип уйлаучылар ялгыша: алар элеккечә самолетта эконом-класс белән оча, кефир һәм оныкларына күчтәнәчтән баш тартмыйлар. Ләкин зур яңалык та бар: массовка өчен башкача Мәскәү бабайларын чакырмаска карар кылганнар. Тегеләре концертлардан соң очрашуларга чакыра икән, ә 65-77 яшьлек артистларның моңа вакыты да, теләге дә юк.
“Бурановские бабушки” башкаруында тамашачы бигрәк тә “Сигма Бой”, “С любимыми не расставайтесь”, “Порушка Параня”, “Катюша” һәм “Валенки” җырларын ярата. Гадәттә, сәхнәдә бишәү чыгыш ясыйлар. Яңа ел чоры әбекәйләр өчен иң тынгысыз вакыт, чөнки аларга соңгы елларда ихтыяҗ зур.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-03/buran-bek-yl-re-hakny-ikel-t-arttyrgan-4492104
Фото:gazeta.ru
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

