Өйне һәм чыршыны дөрес бизәгез!

-- Лейла

Бүләк хакында да онытмагыз.  

Кызыл Утлы ат елын — киләсе елны каршылаганда йортны кызыл, алтынсу, яшел төсләр белән бизәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, бәхеткә дага элеп куярга. Ел символы да булырга тиеш. Гомумән, интерьерда ”ат” темасына өстенлек бирегез.

Кызыл Утлы ат елында чыршыны бары тик кызыл уенчыклар белән бизәргә киңәш ителә. Яңа ел агачына зур кызыл шарлар элеп куярга була. Оста үрелгән кызыл-алтын кар бөртекләрен табарга була. СССР вакытындагы кебек чыршы очына кызыл йолдыз урнаштыру да хәерле булыр. Онытмагыз, Гражданнар сугышында большевиклар акларны танкларга каршы атларда һөҗүмгә барып җиңгән бит…

2026 елгы Кызыл Утлы ат елына бик яхшы бүләк — эш өстәленә чабып баручы ат статуэткасы. Балалар өчен кибетләрдә уенчык атлар җитәрлек.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-12-04/yne-m-chyrshyny-d-res-biz-gez-4493063

Фото: “shedevrum.ai”

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле