Татар җыры – 2025: сәхнә – татарның көзгесе

-- Лейла

Ел азагында “Татар җыры” уза: үзенә күрә бер тәртип, җыр дөньясына йомгак. “Татар җыры” уза икән – әле әйбәт, нормаль дигән сүз. Былтыр менә узмады, мартка күчерелде, көтәсе булды, әллә шуңамы, елы да ничектер катлаулы, менә ишетәбез яхшы хәбәр, менә ишетәбез, дип көтеп узды.

Лаеш районында Илһам Шакиров концертлар залында узды концерт. Әһ, минәйтәм, яңа Камал театры урынына салган булсалар һичьюгы, ә театрга яңа бинаны шул Камал театры урынына! Тагы да яхшырак урын бар – менә хәзерге Шүрәле паркы урынына салган булсалар концерт залын, ничек шәп булыр иде! Казан үзәгендә, матур урында, транспортта килү җайлы – искиткеч.

“Татар җыры”ның публикасы бер үк димәс идем, быел зыялырак тоелды. Анда гел йөреп тора кеше. Әмма халык тәрбияләнә бара –берничә ел элек ашарга гына килгән кебек кыланалар иде, хәзер алай түгел. Фотозоналар күп, матур итеп кәртечкәгә төшәм диючеләргә ямь өстенә ямь. Шуны уйладым – концертка кадәр берәр чара булса, кызык булмас иде микән? Алдан килүчеләр өчен ниндидер уеннар, бәлки җырчылар катнашында… Берәр кофейня кофе дә тәкъдим итсә, Чиләбедән вә Мәскәүдән алдарак килеп җитеп, вакыт уздыра алмый интеккәннәр өчен бер кзк булыр иде. Мин дә алдан килеп басар идем. Блогер Олеся Леснаяга да төшерергә контент күбрәк булыр иде, Әлфәрит хаҗи да БО өчен берәр комментарий алып куяр иде. Мин шулай концертка килеп, оештыручыларга эш кушып утырам. Ахахаха.

“Татар җырын” 26 ел буе оештыручы Камил Гәрәевкә зур рәхмәт: Кояш шикелле балкып килеп чыга, изге теләкләрен тели дә, башлана иң зур концерт! Бар төрле концертлар, бар яхшылары, бар бик яхшылары, бар “Мерседес”: анысы инде “Татар җыры”.

“Татар җыры – 2026”

 (Мин эстрада концертлары турында әйтәм яме, чөнки “Татар җыры” – эстраданыкы). “Татар җыры”ның аның ниндидер энергетикасы бар, ул залга керүгә үк сизелә.

2025 ел безгә бер генә үлмәс хит та алып килмәгән ахры. Хит булырдай, сүзе һәм көе күңелдә калган яңа җыр ишетмәдем сыман кебек шикелле. Сәйдәнең җыры үзенчәлеклерәк. Рафис Кәлимуллинның. Бәлки алар? Истә калмастай яңа җырлар һәм эшкәртелгән ретро-җырлар.

 2. Була концертлар, шул ук җырчылар кебек, шул ук җырларны җырлыйлар сыман, әмма ничектер атмосфера башка. Ашханәдә ашаган кебек – ризыгы да тәмле, тамак та туя, әмма ресторанда башкача бит. “Татар җыры” – затлы ресторан. Һәр оешма җитәкчесенә охшаган була, “Татар җыры” да Камил Гәрәевнең үзе кебек. Шәхсән белмим, гамәлләреннән чыгып, аны шат, ачу сакламый торган, максатына ирешүчән кеше дип аңлыйм. Төрле чаклар буладыр, әмма дөнья кубарырдай яман хәлләр узганда да ул җырчылар белән ямьсезләнешеп йөрмәде. Шуңа да “Татар җыры” да югары дәрәҗәдә уза ала. Менә шулай кишәрлекләп мактадым оештыручыларны.

Кешегә ярап булмый: яңа җырлар булса, ник бер матур җыр булмады, диләр, иске җырлар булса, кайда яңа җырлар? Гомумән алганда, быел җырлар әйбәт иде. Кайбер елларда шулай була –җырлыйлар, ә кеше утыра карап: ә кем соң бу? Без белмибез дә, ә ул инде шундый дәрәҗәле бүләк ала! Ярар андый җырчы бер булса, ике булса, ә бит була – ярты концерт шулай. Әле ниндидер номинацияләр була иде – ел вакыйгасы диләр беркем белмәгән җырчыны. Билгеле, яңа җырчының да зур сәхнәгә яшь чагында чыгарга хакы бар, бездә болай да кешегә пенсиягә чыгар алдыннан, комы коела башлаганда гына нидер ышанып тапшыралар, ә аның инде эшлисе дә килми башлаган була ул чакта. Әмма ярты концерт “яңа билгесезләр” булса да, әйбәт түгел.

Язылмаган кагыйдә бар: концертны бөек җырчы тәмамларга тиеш дигәнгә күнеккәнбез. Беренче бүлекне берәр “бөек” тәмамлый, концертны да. Ярар да Хәния Фәрхи кебек чыннан да бөекләр: “Кайсы урынга куйсалар да җырлыйм, кешене чыгу вакыты бизәми” дия иде, әмма бар да алай түгел! “Татар җыры” быел бу концепцияне җимергән. Дөрес эшләгәннәр, минемчә, чөнки бу әйбер җырчылар арасында ниндидер кирәкмәгән ызгышка, конкуренциягә китерә – быел кем тәмамлый, кем бөегрәк, кем түбәнрәк. Быел беренче бүлекне Айдар Галимов тәмамламады (халык шулай көтеп, ул җырлауга тәнәфескә чыга башлаган иде), концертны да Салават тәмамламады (кайберәүләр, шулай уйлап, ул җырлауга кайтып китә дә башлаган иде).

Салават Фәтхетдинов.

 3. Кайтып китү дигәннән, сәхнәгә әледән әле зур мияу – барс сурәтен чыгарып тордылар. Ул экраннан текәлеп һәркемгә карап тора, тәртип саклаучы сыман. Шуңа күрәдерме, быел залда тударак-сударак йөреп торучылар күпкә азрак булды. Барсның йоны гына коелган иде, мескен, әллә алтын булганга йонсыз, әллә ел авыр булганга, әллә инде прическасы шундыймы?

“Татар җыры” ул ниндидер планка: менә ничек булырга тиеш дигәнне күрсәткән кебек. Анда яңа образлар чыга, җырдан ерак булганнар да яңа җырларны күрә.

Алып баручылар, гадәттәгечә, Айрат Ильясов, Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев. Әйбәт. Олылар яшьләргә бик урын бирми кайчак – уйлап куйдым, Рамил Шәрәфиевка кызык сүзләр әзрәк бирелә сыман шикелле тоелып киткәндәй булды күк. Аңа да бераз хут бирсеннәр иде, элекке елларда минем аны тәнкыйтьләгәнем дә булды, бу юлы һич тәнкыйтьләмим. Кызыклы пародист та икән әле, залны җырлатты, үзе дә Әлфинә Әзһәмова булып җырлап күрсәтте. Зал шулкадәр җырлауга, күңел ачуга сусаган, кемнең идеясе булган – шуңа зур рәхмәт.

Маемлаган дигән сүз бар бит, безгә күп булса да ярамый, аз булса да зарланабыз. Мин дә шулай дим: беренче өлештә алып бару артык тигез тоелды. Беренче тапкыр гына концертка килүчеләргә сизелмидер дә, әмма мин сценарийда, алып бару манерасында кабатлануларны сизәм. Яңа йөзләр кирәкме шунда.

Бу җыр фестивале инде, әмма Яңа ел кәефе алып, рәхәтләнеп көләсе дә килә. Икенче өлештә кзклар булгалады. Салават Фәтхетдинов концертлары җыр һәм юмордан тора, бәлки монда да юморны да көчәйтергәдер. Дөрес, кеше көлә ул мондый концертта бик кызык булмаган әйбердән дә, чөнки көләсе килә, ул күңел ачарга килгән.

Татар җырындагы юмор бер рәвешле, борылышлары юк. Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймованың өйләнү-өйләнмәве, Элвин Грейның кеше җырын алуы, Вадим Захаровның зур гәүдәле булуы. Икенче өлештә шаяртулар бераз кызыграк. Менә бәяләгез үзегез:

“Алиянең ире Марат. Ул водитель булып эшли. Алия тиздән Балига китә. Марат бу тормышта Рөстәм барын чамалыймы? Бу – Макстагы кызлар чатыннан.

 4.Укытучылар дәресләргә нәрсә биргәннәрен беләләр микән?

Басып тора йорт. Эче тулы корт. Нәрсә ул? Кыяр.

Түгәрәк ул – ай түгел. Сары тик кояш түгел. Моңлы тик гармун түгел. Татар, тик хәләл түгел. Кем ул? Вадим Захаров.

Җырлаган да кебек итә, акыра да бакыра, дәртле биюләр белән барчасын шаккаттыра. Кем ул? Фирдүс Тямаев.

Проблемалар турында җырлаган җырчыга – бар, чәй эчеп кил әле, диясе килә. Татар бөтен проблемаларны чәй эчеп хәл итә. Давлениең булса – яшел чәй эчәсең дә, төшә, давлениең төшсә – кара чәй эчәсең дә күтәрелә”.

Менә шундый юмор.

Сәхнә бизәлеше супер. Заман үзгә, иренмәгәннәргә, тырышларга мөмкинлекләр күп – нинди генә бизәлешләр чыкмады! Берсе дә берсен кабатламый, булдырганнар! Замана казанышларын ник башка җырчылар да кулланмый икән?

Сәхнә өч катлы. Бэк-вокал, музыкантлар, биючеләр бер-берсен капламый, төрлесе төрле катта басып тора.

“Татар җыры” җырчыларны тудырмый, җыр язып бирми, ник теге яки бу җырчының матур җыры юк димәгез – алар булганны күрсәтә.

Быел бер яки ике җыр җырладылар. Салават өчне. Аңа ярый, ул – Салават. Ул – Мерседес. Тагын Сәйдә өч җыр җырлады. Аңа да ярый. Ул – Сәйдә.

Рөстәм Асадуллин һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

Җырлар шулай иде: беренчесе яңа җыр, икенчесе – үлемсез хит, эшкәртелгән ретро. Үлемсез хит дигәннән, Салават Фәтхетдиновның өч җыры да үлемсез хит иде, әмма үзенеке! Шуңа да әйбәт җырлар булмады дип әйтеп булмый.

Бер шундый күренешкә игътибар иттем әле. Җырчының хәрәкәтләре бик кискен икән – җыры никтер начар. Нишләп шулай икән? Кискен-кискен кулларын селки икән – тавыш белән бирә алмаганны бирергә тырышамы шунда. Әйбәт җырлаучыларның хәрәкәтләре салмаграк.

Быел күп кенә гармунчылар да диярлек никтер группировщик малайларның башлыгын кигән иде. “Слово пацана” тәэсире бугай. Чушпан буласылары килми бугай.

“Татар җыры”нда гадәттә рәвеше белән тамашачыны аяктан егарлык итеп киенеп чыккан бер җырчы була, аның киемен озаклап сөйлиләр аннары. Безнең халык традиционалист – җырчының образын үзгәртүен авыр кабул итә, гәрчә белергә кирәк – ул бит инде образ. Быел ул Иркә иде.

Иркә.

 5.Киттек җырларга.

“Каз канаты” көе белән башланып китте. Сәхнәдә каз канатлары оча, кызлар җырлый башлагач, мин “Каз өмәсе” театральләштерелгән тамашасы башланамы әллә дип уйлаган да идем, хәзер менә чыга Рөстәм Асадуллин, үзенә хас хәрәкәтләр ясап, карашы белән генә суеп ташлый казларны, аннары чыга каз түшкәсе күтәргән кызлар, каз мамыгы йолкып утырган Иркә, Алия Төхвәтуллина, Ильмира Нәгыймоваларны күз алдына китермәкче булып азапланып утырдым. Юк икән. Матур итеп кызлар биеде дә кереп киттеләр.

Башлап җибәрде Азат Фазлыев. “Уңыш сере – гадилектә!” диделәр аның турында. “Хәзер бер кеше дә юк инде гади, бар да катлаулы”, ди бер танышым. Киресенчә, хәзер бар да гади, ди икенче бер танышым – кешедән ни көтәргә икәнен беләсең хәзер, катлаулы кешеләрне эзләп җаным чыга, ди. Икесе дә хаклы.

Эстрада җырларының 80-90 проценты нәрсә турында икәнен беренче юлларыннан ук әйтеп була. Музыкасы да гади, аранжировкасы да, сүзләрен – әйтеп торасы да юк. Бу хакта инде миллион тапкыр әйтелде. Ярату турында инде, музыкасы – дөбер-шатыр. Шул ук вакытта, син шул җырның сүзләрен анализлый башлап кара: башың ярылачак, нәрсә турында соң бу дип. Җыр текстларында хаталар – шыбыр! Моя твоя не понимайт. Бу хакта – соңгы бүлектә киңрәк сөйлим. Шуңа – җырлар гади дә, катлаулы да.

Исемдә калмады бу җыр. Әмма йөрәк януы барлыкка килде. Бәлки моңа сәхнә бизәлеше сәбәпледер.

Сәхнәдә исә – астан өскә менеп торган утлар. Соңгы елларда инде гадәтигә үк әйләнмәсә дә танырлык булган күренеш. Язасым килми ни икәнен – аңлаган кеше аңлагандыр, аңламасагыз – сез шуның белән бәхетле.

Әмма шушында туктап, шушы вакытта нигә концерт оештыралар дигәнгә җавап. Әйе, концерт булсын. Без аңа тәэсир дә итә алмыйбыз, кайчан бетәсен дә белмибез, инде җырлап йөрергә ярамый дигән кешеләр теләге буенча яшәсәк, без инде 4 ел буе бер җыр җырламыйча, Сабан туе уздырмыйча, мескен кыяфәтле булып йөрергә тиеш идек.

Хәзер шундый заман – иртәгә ни буласын беркем дә белми.

 6.Татарның болай да нәрсәсе генә калып бара инде, эстрада фестивале дә узмасынмыни? Кешеләр шушында килеп күңелләрен юата, җырчылар алга таба җырларга көч ала, “татар җыры” ниндидер планка куеп җыр сәнгатен югары күтәрә икән – мин бер начарлыгын да күрмим. Әгәр кайдадыр татарлыкны күтәргән әйбер бар икән – мин аны хуплыйм. Яхшы заман килгәнне көтеп торырга вакыт юк. Һәм киләчәктә яхшырак булачак дигән гарантияне дә беркем дә бирә алмый.

Әгәр дә кемдер “Татар җыры” узмаса, бүген үк туктый дигән гарантия бирә ала икән – мин беренче булып ул кешегә кушылачакмын. Гарантия юк икән – узсын. Авасына чәчәк куйган ябык аккаунттагы кешеләр алар кичә дә сүкте, бүген дә сүгә, иртәгә дә сүгәчәкләр, сүгү – аларның яшәү рәвеше. Шул. 

Рифат Зарипов җырлады “күңел эретерлек сүзләр бар” җырын. Ак кәчтүм-кара күлмәк. Рифат чын күңелен биреп җырлый инде. Ул әле берничә ел элек бигрәкләр дә популяр иде, хәзер кимеде бераз. Мин моның сәбәбен аның җырлары бер типлыга әйләнүдән күрәм. Шундый ук бәла Зинира-Ризат Рамазановларда бар (кстати, где он? – диярсең бу урында, алар юк иде): бер композитор язган җырлары уңышлы булгач, алар “от добра добро не ищут” дип, шуның белән үк хезмәттәшлекне дәвам итә, дөрес, җырлары уңышлыга әйләнә, әмма бу җырчының бөтен концерты бертөсле булуга китерә. Миңа шулай тоела.

Рифатның ике катта басып торган бэк-вокалдагы кызы шәпский иде – итәге купшы. Беренче катта җырлаган җырчы кызлар көнләшерлек.

“Эх яшьлегем урамнарын урасам иде кабат

Качып калган бер яшьлегем торадыр кебек карап”, – дип җырлый. “Бер” сүзе иҗек саны кирәк булган өчен генә кушылганы күренеп тора. Менә бу әлеге дә баягы катлаулы җыр инде.

“Бер яшьлегем” була алмый бит инде – бөтен кешенең дә бер генә була яшьлеге. Җыр тексты чатак.

 7.Алия Төхвәтуллинаны Ришат белән күрергә ияләшкән икән, үзе генә чыккач, гаҗәп булып китте. Ришат юк иде никтер. “Алияне чыгармый икән өйдән” дип борчылган иде кайберәүләр, монда Алия Ришатны өйдә бикләп калдыра бугай әле. Яки инде Ришат минем барслар бар дип хатынына юл куйган. Болары шаярту, Алия белән Ришат – бик матур пар, уртак җырлары булса, ямь өстенә ямь булыр иде.

Алия Төхвәтуллина.

Алиянең күлмәге бигрәк купшы иде, тавыш әйбәт, матур, шәп, ул әле Резеда Шәрәфиева җырын да бик матур итеп җырлады. Наталья Орейрога охшап-охшап та киткәли шунда.

Аннары беренче тапкыр Ләйлә Галиева чыкты. Татарстанны яулап алырга килгән тагын бер Уфа җырчысы. Ул каеннарның каен булуы турында җырлады. Минем бер әйткән бар инде, бездә, Арча ягында мәҗлестә сүз көрәштереп җырлап ярышканда җыр сүзләре бетсә, шундый җыр җырлыйлар:

Ак тавык кара түгел,

Кара тавык ак түгел,

Ак тавык кара булмагач,

Кара тавык ак түгел. Тавык урынына сарык та, башка хайван да була ала. Чиратың уза тора – юк урында җыр туа.

Ләйлә Галиеваның да җыры шундыйрак булып тоелды: Каеннар имән түгел, имәннәр каен түгел, каеннар имән булмагач, имәннәр каен түгел. Тирән мәгънәле җыр – ә каршы берни дә әйтеп булмый, дөрес бит инде! Кем каршы килә ала? Көн-төн радиодан әйләндерә торгач, бу җыр шактый популярлашып китте бугай, чөнки хит булыр өчен күрсәткечләре бар – бер сүзләрнең кабатланып торуы.

Саксофон өрүчесе галәмәт күңелле кеше иде.

“Татнефть” вәкиле – Дамир Фәрит улы Мөхәммәтшин сәхнәгә чыгып рәхмәт әйтте. Ул татарча нихт шпрехен, шуңа күрә башта өч җөмлә генә әйтте татарча, анысында да “Татар җИре” диде “Татар җырын”. Дөрес инде анысы – татар җире. Амин! Әмма Фәрит Мөхәммәтшин татар телен өйрәнгән, татарча матур сөйләшә, ә Дамир Мөхәммәтшин татарча сөйләшми! Әйбәт түгел! Менә бу үзе үк күрсәткеч бугай – 90 елларда татар телен өйрәнү җиңелрәк булган, ә хәзер телне өйрәнүдә чатаклыклар бар.

“Ак барс” вәкиле татарча әйтте, афәрин! Минемчә, татарча сөйләшә белмәсәң дә, дүрт-биш җөмлә ятлап килсәң дә була инде, рас татар икәнсең.

 8. Аннары Илназ Сафиуллин ретро-хитын җырлады. Ул бик бәхетсез кыяфәттә башланып китә, “Беркем кирәкми, берни дә тормый…” әмма Илназның кояш кеби балкыган кыяфәтенә карап, башта ук ул җырның бәхетле мәхәббәт турында икәнен чамалап була. Чыннан да, ул шундук “мин яратам сине” дип борып ала. “Метод контрастного душа” җыр. Илназ заманында супер популяр җырчы иде, аның энергетикасы уңай булгангадыр, ул һәрвакыт шат, авызы колагына җиткән.

Аннары Руслан Кираметдинов “Мәтрүшкәләр” җыры белән чыкты. Минемчә, ул җыр сүзләре белән дә, көе белән дә Булат Нигъмәтуллинның “Миләүшәләр үскән аланнарда…” җырына аваздаш. Әмма аз гына ялгышканнар – миләүшә (фиалка) аланнарда үсә ул, ә менә минем беркайчан да мәтрүшкәне (душица) урман аланында күргәнем юк. Ул бит тау битләрендә, кояш караган урыннарда гына үсә. Азактан исә экранда зур итеп иван-чай – кырлыган күрсәтеп тәмамладылар. Аңладым инде – мәтрүшкә җыям дип уйлаган да, иван-чай җыеп кайткан бугай.

Руслан Кираметдинов.

Альберт Вәлиуллин быел да чыкты, ул җитди күзлекле, кәчтүм-чалбарлы, сәхнәдә ишекләр иде, мин ул ишекләрдән кемдер чыгар дип көткән идем, юк шул. Яшьлектә сөйгәннәрне башкалар сөйгән дип өзгәләнеп сәхнәдә утырды. Аннары, килешмәс дип уйлап бугай, торды. Әйе, шулай итә мәхәббәт, малай.

Альберт Вәлиуллин.

Эльмира Кәлимуллина быел тәмуг турында җырлады бугай. Бугай дим, чөнки ул рэп кебегрәк иде. Җиңе дә кызыл, ак төтен чыга, китек-китек җыры да. Сәхнә кап-караңгы иде, сәхнәгә янгын сүндерү шланглары тоткан егетләр чыкты, алар аны озаклап суздылар – болар казанда кайнаган татарларның утларын сүндерергә килүчеләр бугай дисәм. Аннары ул “минем дә гөнаһым бар” дигәч, тынычланып куйдым – аныкы да булгач, калган кешеләргә тыныч яшәргә дә була торгандыр.

Алинә Кәримова бик матур ретро-җыр – 80 еллар җырын, “Чияле тау”ны җырлады. Зәйнәб Фәрхетдинова (кстати, где она) дистә елларга җиткән стиль биреп калган ахырысы.

Сәхнәдә җырчылар теләсәләр-теләмәсәләр дә 90 еллардагы Зәйнәб Фәрхетдинова образын кабатлыйлар сыман тоелды.

 9.Данир Сабиров элекке җор җырларны чыгарырга ярата, “Магнита”ны да чыгарган иде, бу юлы – “тугай-тугай, тугайда сайрый тургай”. Җырның рухы да, Данир Сабировның да тотышы шулайрак иде – азактан сәхнәгә чүпрәк сата торган чегәннәр чыгып, чүпрәк-чапрак сата башлар кебек иде. Әмма ни кызганыч, сатучылар булмады, күлмәк-ыштан алырмын дигән идем. Гадәттәгечә кереп китә алмыйча әрепләшеп тормады бу юлы – җырлап бетерде дә кереп китте. Кепкасын Шомбай кебек артка әйләндереп кигән иде, алып баручылар шуны да төзәтеп кидермәде.

Рөстәм Асадуллин чыкты. Ул үзе бер мәзәк инде. Куркыныч хәрәкәтләр ясый! Тавыш шәп, аңа килешә. Кайчандыр Алмаз Ишморатов җырлаган “Таныш моңнар” җырын җырлады. Менә аның хәрәкәт ичмасам! Кемдер әйтә – истә калсын өчен шулай итә ул ди, минемчә, ул күңеле ничек куша, шулай җырлый, нәрсә уйлыйлар минем турында дип уйлап тормый, шуңа да аның шәп килеп чыга.

Әмма мин Рөстәм Асадуллин белән бер бүлмәдә ялгыз калырга куркам, тияр кебек. Ахахах. Шуңа да Рөстәм Асадуллин янында Сәйдә Мөхәммәтҗанованы күрү гаҗәп булып китте хәтта. Алар Зиннур Сафиуллинның үлмәс хиты – “Каенлы юл”ны җырлады. Тавышлар туры килә, башкару манералары үзенчәлекле – тыйнак, ягымлы Сәйдә. Рөстәм Асадуллин шүрәле кебек кытыкларга килгән сыман итенә торган булса да, каймак тавышлы. Миңа ошады ул дуэт, әмма карап күз ияләшә алмады – Сәйдәгә тияр кебек каһәр, сәхнәгә зур Айрат Ильясовны бастырып куеп, “Сәйдәгә тимәсен әле, карап тор” диясе килде. Шаяртам, әлбәттә, уңышлар, Рөстәм Асадуллиннан яңа хитлар һәм яңа хәрәкәтләр көтеп калабыз. Хәер, хәрәкәтләре җитәрлек бугай инде аның – такта кеби басып торган җырчыларга арендага бирерлеге бар. Шулай да Рөстәм Асадуллин җырлаганда, сәхнәгә чыгып яки аны төзәтәсе, яки сәхнәдә торган бүтән кешеләрне кәкрәйтеп чыгасы килә – шулай дөресрәк булыр төсле. Образ истә калырлык анысы, сүз дә юк. Алып баручылар да төрлечә фаразлады аның ник алай булганын. “Сихер белән шөгыльләнә бугай”, дип тә әйттеләр, “өч баласы бар, шуңа нервный” дип тә.

 10. Резеда Шәрәфиеваны аның мәшһүр җырларын җырлап исә алдылар. Кемдер килә, кемдер китә… Җырлар яши.

Аннары Айдар Галимов чыкты кызы Айгизә белән. Шундый шәп итеп татарча җырлый Айгизә, искиткеч, афәрин, сәхнәдә дә үзен бик матур тота. Афәриннәр.

Айдар Галимов кызы Айгизә белән.

“Әти кызы” дигән җыр җырладылар да, аннары Айдар Галимов “Бер генә күрдем”ен җырлады. Салават, Айдарларга рәхәт – кеше хитын җырлыйсы юк, үзләренеке бар.

Иркә өррр-яңа образда. “Клон” сериалындагы Донна Жура төсмерләре бар – чәч бөдрә, кара күзлек, әллә ниләр асылып-тагылып куелган. “ике алма шуны бел”не җырлады – ялгышмасам, былтыр да шуны җырлаган иде түгелме. Аннары икенчесе “без мишәр малайлары, без татар малайлары” дип җырлады. Кемдер “мишәр” дигән сүзне телгә дә алмаска өнди, әмма телдә бар инде ул сүз. Иркә мишәр ул татар дигән мәгънәдә җырлады инде, бер куплеты – “без мишәр малайлары”, икенчесе – “без татар малайлары”. Кызык име – чып-чынлап үзен мишәр дип атардай егетләр-кызлар, кайчандыр шул сословиегә кергәннәр без татарлар дип алгы сафта тора. Ә Татарстандагылар, “көньяк район икән – димәк мишәрләр” дигән бүленеш белән генә, тел үзенчәлеге белән генә аерылганнар “мишәр” дип сәхнәгә чыгып җырлый. Калганнары туктаган иде инде алай җырлаудан, хәзер менә тагын бер җыр чыкты. Ярар инде, монысы мишәрнең татар икәнен әйтә дип аңлыйм инде мин.

Иркә.

Саксофончысын карап утырдым. Киң балаклы ыштан кигән, шуны болгапмы болгый – шөпшә кергәнме шунда. Марат Яруллинның да шундый ук проблема бугай – сәхнәгә чыкканда ул да ыштанын болгап алды. Марат Яруллин Рафаэль Латыйповның “Юк-юк, көт-көт, барыбер киләм мин” җырын җырлады. Матур малай булгач, вәзгыять мәҗбүр итә – биючеләре дә кызлар гына, әвәләп кенә йөрттеләр кулларында. “Кызы ташлаган мескен малай” ролен тәмамлады да, “ручки” дип кычкырып, бик “матур” жест ясады да Марат әллә нинди “тамагымда язлар” дигәнме шунда җыр җырлады. “Ручки-ручки” дип тора үзе. Маратның абыйсы инде аның шәп энергетикалы – сәхнә түрендә кояш кебек балкып тора.

 12.Культурныйланган халык дип уйладым тәнәфескә чыккач та. Буфет янында өчпочмак өчен сугышучылар да юк иде. Әллә стеналардан карап торган Барс шулай итә, әллә башкасы.

Татьяна Ефремова Әлфия Авзалова җырларыннан попурри бәрде. Бәрде чын мәгънәсендә. Әлфия Авзалова очынып-очынып җырлый бит, Ефремованы да Авзалова белән чагыштыручылар бар, әмма арттырып җибәрде сыман, бигрәк каты кычкырды, “Суда, суда!” дип. Лаеш ягына чыккач, чишмәдән су да алып кайтасы иде. Ярар, искә төште суга барасы, шунысы әйбәт булды, әмма арттырып җибәрү булды инде, Әлфия Авзалова ул кадәр үк кыланмый иде кебек – кычкыру ул җырны матурлый дигән сүз түгел бит. Аның кадәр суда дип кычкыргач, йөзә белсәң дә батып үләрсең. Татар җырын рус хатыннары частушки җырлаган стильдә җырлады. Яблочный спаста шундыйрак җырларны еш ишетергә була.

Гөлназ Асаева күн кызыл күлмәк кигән иде. “Ай һилләү-һилләү”не җырлады. Мин аннан матуррак җыр көткән иде, “Һилләү” барыбер такмак инде ул, ул шәбрәкне дә булдыра ала. Гафу итегез, аны мин дә җырлый алам инде. Чынлыкта юк инде анысы, әмма Асаева өчен бик җиңел такмак кебек тоелды. Әле генә Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдә гармунга җырлаган җырын күреп хушландым. Менә шул җырны җырласа?

Элегрәк татар концерты сәхнәгә баян белән чыгып җырлау дигән ниндидер гаепләү бар иде. Бу комплекс шулкадәр дәрәҗәдә көчле булып чыкты ки – татар кешесе хәзергә кадәр сәхнәгә баян белән чыгуны хурлык дип саный. Кайбер җырчыларга ике бөртесле җыр җырлатканчы концерт буена бер булса да җырчыга баян белән дә җырлатасы иде. “Татар җыры””Дәртфест” түгел бит, анда өлкән яшьтәгеләр дә бар, яшьләр дә баянга җыр җырласа, без дә җырчының чын тавышын тыңлап хушланыр идек, баян да сәхнәдә булыр иде, халык та кушылып җырлар иде! Алайса бит инде менә бу концертта җырланган җырларның 80 процентын җырлап булмый табында. Җыр сәхнәдә генә түгел, табыннарда да булырга тиеш. Кайбер җырчыларның даңгыр-доңгырыннан килеп чыккан яралар әле бүген дә төзәлмәгән әле алайса.

 12. Рафис Кәлимуллин яңа җыр тәкъдим итте. Аның җырлары энергияле һәм шат була, үзе кебек. Ялт кына йөгереп чыга да, залны кулга ала сыман. Пародиячеләр өчен ул да кызык объект булыр иде. Биетә торган җыр җырлады ул – “тавышыңа сихерләнә җаным, куркып торам хәтта суларга” ди. Аның хәрәкәтләре кабатланмас икән, башын бик кзк итеп селкетеп тора җыр тактына: әле сулдан-уңга, әле алдан-артка. Аранжировкасы үзенчәлекле генә, җырчының шәп җырларының берсе булыр ул. Рафис Кәлимуллинның татар эстрадасында үзенчәлекле алымнары шактый, шалт итеп дөньяны ярган хиты чыкмады сыман әле. Аныкы дип кычкырып торган җыры. Харизма бар, башкару манерасы үзенчәлекле.

Зөлфирә Мирзаянова белән Алмаз Мирзаяновлар соңгы елларда зур сикереш ясаган пар. Алай күзгә дә күренеп тормыйлар иде сыман, хәзер инде тулы заллар җыялар, күп гастрольләр – хәзер аларны иң күп тамашачы җыйган беренче унлыкка кертеп буладыр. Беренче чиратта, Зөлфирәнең тавышы һәм энергетикасы сәбәпледер. Шат күңелле һәм киң тавышлы. Гомумән, парлы җырчыларның һәрвакыт берсе көчлерәк, популяррак була, икесе дә бер дәрәҗәдәге була икән, аларның берсе яки җырламый башлый, яки аерылыша, яки алар аерым-аерым җырлап йөри башлый. Шуңа да парлы җырчы концертына киләсең икән, гадәттә, берсен тыңлыйсың, икенчесенә түзәсең.

Динар Шәрәфетдиновның әтисе Дәниф Шәрәфетдинов һәм Хәния Фәрхи таныткан “Ышан бары йөрәк авазыңа” җырын тамашачы бик җылы кабул итте. Әйтәм бит – җырлар яши! Шундый бер күренеш бар: хатын-кыз таныткан җырны хатын-кыз, яки ир кеше җырлаганны ир кеше җырлый икән, кеше чагыштыра башлый, ошатмаучылар була. Ә менә киресенчә – хатын-кыз хитын ир кеше, ир кешенекен хатын-кыз җырласа, ул ничектер яңа җыр кебек кабул ителә. Мин җырларга ярамый димим, әмма үлмәс хитларны кабат җырлаучылар шуны да исәпкә алырга мөмкин диюем.

Чулпан Йосыпова җырлады яңа җыр. “Ышандырма үзеңне ул язлар

Тагы да кайтыр дип кабаттан. Бәлки, язларым кайтырлар әйләнеп Тик мин ул ярымны яңартам”.

Аңламадым. Ничек инде – “мин ярымны яңартам”?

 13.Нурминский чыкты. “Кайтам авылыма” дигән рэп сөйләде. Мин үзем рэпны җырлыйсы бик килеп тә, тавышы булмаган кешеләр гамәле дип кабул итәм, гафу итәрсез. Шәп рэп әйтүчеләр бар, кайберләре ошый да. “Татар җыры”ның асылы шул – алар төрле җырчыларны кертергә тырыша, татар дөньясында күренеш булырдай җырларны кертәләр. Нурминскийны чакырганнар, әйбәт, әмма бу җыры ошамады, мин аның теге хаски этләре чыга гына башлаган заманда җырлаган “зәңгәр күзле этләрне” дип сөйләгәнен күбрәк яратам. “Татар җыры” булгач, авыл темасы якынрак дип уйлагандыр инде, әмма рэпердан, үзенчәлекле җырчыдан авыл темасын түгел, башкасын ишетәсе килгән иде никтер. Безнең подъездда хаски яши, күргән саен ул шул зәңгәр, мөлдерәмә тулган күзләре белән тилмереп карап, зарланып чинап ала – яшисе килми инде иркенлек яраткан этнең кысан фатирда, аны азаплау бит инде ул… Нурминскийның авыл турында җырлавын да шул хаскиның моңлы күзләре дип кабул иттем.

Ильмира Нәгыймованы тәкъдим иткән саен, “нәй-нә-нә-нәй” дигән җырыннан өзек бирәләр. Ул аның визит карточкасы. Аның һәр җырында шундый “нәнә-нәйнәй” була. Тавышын калтырата ул, аныкы ул үзенчәлекле, гадәттә тавышы җитмәгән җырчыларның тавышы калтырый, Нәгыймованың алай түгел, үзенчәлекле төсмере бар ул калтыратуның, әйтәм бит фирменный стиле аның. Җыр егылып китәрлек мәгънәле димәс идем, “карлыганнар җыйдым әле, агын да, карасын да, карлыгандый кара күзең, нәйнәйнәй”. Аның тавышы үзенчәлекле.

Илмира Нәгыймова.

Илнат Фәрхуллин сәхнәдә юла кебек болгана. Тавышы да, үзе дә – аның тавышы да үзенчәлекле. Аның киеме шактый калын күренгәч, мин аны башта ялгышып, кәчтүмне кимәдем бугай дип уйлап, үз кәчтүме өстеннән Вадим Захаровныкын да кигән дип уйлаган идем. Ул үзе ике катлы кәчтүм икән. Башта май аенда ландышлар бүләк иттең диде, аннары “Бер кайтмасам, әнкәй бер кайтырмын”, ди. Ул җырны аның кебек сәхнә идәнендә аунап дигәндәй җырлаган кеше юк иде, ул тәгаен кайтачак дип уйладым мин үзем, “кичер мине, әнкәй, гафу ит” дигәне хәтта янау кебек тә яңгырап киткәләде сыман.

Илна Фәрхуллин.

  14.Сәйдә үзенә танылу китергән, татар җырын илдә таныткан җырын – “Су буйлап”ны җырлады. Сәйдә – безнең бренд. “Су буйлап” аның җыры дип кабул ителә. Аның кебек әйбәт итеп ул җырны башкарган җырчы да юк сыман инде. Аннары Сәйдә яңа җыр җырлады – бик үзенчәлекле, ул заманча да, анда шәрык мотивлары да бар. Ул җыр да Сәйдә рухында. Афәрин, шәп, хуп! Сәйдә ул татар сәхнәсенең асылташы кебек җырчысы. Ул ничектер стилен үзгәртү юлында кебек тоелды, бу җыры шундый тәэсир калдырды.

 “Татар җыры” эксклюзив җырлар тәкъдим итте: Татар эстрадасының беренче җырчылары – Камил Мотыйгыйлар 20 гасыр башында җырлаган, граммофоннарда сакланып калган җырларны хәзерге заман җырчылары башкаруында тыңладык.

“Татар җыры”на килгән тамашачыларның күпме өлеше моның зур хезмәт икәнен аңлап бетергәндер, әйтә алмыйм, әмма сәхнәдән беренче тамашачылар шул вакытта чыгып китә башлады – Барстан да курыкмадылар. Әмма, ни генә булса да, кеше тыңламый бугай, тамашачыга ошамый бугай дигән уй булса да, мондый хезмәтләрне дә башкарырга кирәк инде ул. Инструменталь оркестр (дирижер Ильяс Камал), Идрис Газиев, Казан консерваториясе опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаббарова студентлары. Шәхсән минем үземә галәмәт тә кызык булды гасыр башында нәрсә җырлаганнары. Безнең тарихыбыз бит инде бу. Берзаман, 100 ел узгач, киләчәк татарлар “Салкын чәй”не дә анализлап утырыр әле.

Шәрәпҗан җырлады. Җәмилә, киттек биергә дигән, “җегетләрский” жестлар белән биеп тә күрсәткән. Шәрәпҗаннан җырга караганда миниатюралар күрәсе килә икән. Данир да җырлый, Шәрәпҗан да.

Элвин Грей “Ашкынма, гомер” җырын җырлады. Бу җырны тыңлаганда, күзгә яшьләр килде, перәме. Бу бит борынгы заман җыры. Ковидлар, башка галәмәтләр истә дә булмаган заманнарда, Элвин Грей күтәрелеп кенә килгән егет булган заманнарда Альбина Хәкимова белән башкарган иде аны. Искиткеч матур җыр. Элвин Грей итагатьле генә киенгән иде әле, тутый кош кебек асылынган-салынган киемнәре юк иде. Җыр текстлары экранга чыкты, татар хәрефләре юк иде, монысы – бик зур минус!

Элвин Грей.

 15.Радик Юльякшинны әйтәм әле – аны Казан, татар дөньясы ничек матур итеп кабул итте, яратты, үсәргә мөмкинлек бирде, ә ул әллә нәрсә эшләп үз кадерен үзе бетереп йөри инде шунда. Нәрсәгә кирәк иде инде ул аңа, нәрсә бирде инде аңа ул сугышып йөрүләре? Иҗат кешесенә сәясәткә керергә ярамый шул – сәясәткә кереп ота алган иҗатчы юк әле, ә ул барыбер иҗатчы. Ярар.

Вадим Захаров чыкты – нәкъ табышмактагыча. Ул моңлы, гади, күңелле, “үз кеше” дигәндәй җыр. Әмма бер генә әйбер бар – ике җыры да бер рәвешлерәк иде, төрле-төрлерәк җырлар кирәк булган. Вадимның тавыш та шәп, үзе дә зур, киләчәге дә шәп булсын. “Бик аз гына үзгәрешләр” турында җырлады икенче җырын.

Филүс Каһиров, гадәттәгечә, “Мирас” белән бергә “Сиңа килдем, иркәм” җырын җырлады. Икенче җыры – “Яшь гомер” (Яшь гомер бер үткәч, кайтмый ул яңадан). Классик җырчыларны җырлаганда җырчылар сүзләрен бозмасалар иде. Озын түгел бит инде, өч куплет, шундый зур бәйрәмгә аны гына өйрәнеп була. Әмма! Мин сәхнәдә ялгыш әйтеп ташлаган җырчыларга хәзер хәерһак – сәхнәдә каушап китәргә мөмкин кеше, башкасы… Әмма Филүс Каһировның студиядә яздырган җырында да хата бар, ул бу җырны гел хаталы итеп җырлый. Юк, кайтмас яшь гомер,

Калды ул еракта, Зәңгәр томан артында сагыш булып;

Яшьли сөйгән яр да Ятка калды анда Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып”.

Сагыш сүзенә чалт итеп тора бит инде ялгыш сүзе, ә ул сагыш урынына “бер җыр” дип җырлый. Кемгә ничектер, мин шулай җыр сүзләрен бозганны тыңлый алмыйм. Ошамый. Монда шулай гына – кайбер җырчылар әле ул җыр сүзләрен дөм аңламыйча, мәгънәсен җимереп бетереп, шагыйрь әйтергә теләгәннең киресен чыгарып җырлый. Ярар.

Әнвәр Нургалиев үзен Татарстанда таныткан җырны җырлады. “Ак розалар” һәм “Соң дисең микән”. Бер тугыз еллар элек ул шул җыры белән килеп кергән иде. Бик еш булмаса да, була торган хәл, шуңа да үтеп кергәндер күңелләргә ул җыр – юктан гына үпкәләшеп китеп, бер-берсенә ачу итеп башкалар белән гаилә төзегән егет белән кыз турында.

16.Әнвәр Нургалиев пародиячеләр өчен бер дигән – аның үзенә генә хас артист елмаюы, уч төбе белән сәхнә идәнен тигезләп ышкып куйган хәрәкәте бар. Бәлки, уч төбе кычытып, акча күбрәк керсен дип тамашачыларның чәчләрен ышкып куядыр, догасын укып.

Әнвәр Нургалиевның барабанчысы туташ – искиткеч! Кара пирчәткәләрдән, барабан таяклары белән жонглерлык итә, чәчләрен тузгытып, бөтен көченә кизәнеп суга сыман барабаннарга, таяклары кулыннан ычкынып очып китәр кебек, әмма юк – гүзәлкәйнең бөтен сылу гәүдәсе “Соң дисең микән” дип кага, шулай каты какканга күлмәге дә чак кына эленеп тора, каккан хутка алмалары сикереп чыгып, алар да барабан кага башлыймы инде дип утырдым. Әни көлеп әйтә иде – барабан кагуның берние дә юк, алдагы ике барабанга сугып торасың-торасың да, ерактагы тәрилкәгә үрелеп сугып аласың.

Салават Фәтхетдинов өч хитын җырлады. “Килә ява бер болыт”, “Салкын чәй”, “Уфтанма”. Киң карашлы шәхес инде: шул ук “Уфтанма”сын да җырладылар, минеке дип вакланып йөрмәде. Шаяртып кына әйтә – “Элвин Грей җырлаганда, “Уфтанма”ны җырламаса ярар иде дип котым чыгып торды”, ди. Салават Фәтхетдинов “Үзгәреш җиле” юлында булмаса да, ул җырлары күңелгә бик якын булса да, барыбер шул болыт инде дигәндәй. Юктан гаеп эзли димәгез – 2025 ел “Татар җыры” бит, быел гына концертлары узды, өч җырның берсе яңа кирәк иде инде!

Салават та җырлагач, халык дәррәү ишеккә ташланган иде, ә юк, бетмәгән икән! Әйтәм бит, традицияне үзгәрткәннәр, Динә Гарипова чыкты. Һәм дә концертны бөек җырчы бетерергә тиеш дигән кагыйдәгә беркадәр үзгәреш кертелде.

Аннан соң да әле бер төркем җырчылар чыгып попурри бәрде. Конфеттилардан салют атылды, концерт тәмам!

Биш сәгать булды. Тямаев, Илсөя, Ризат-Зинира, Зәйнәб Фәрхетдинова… тагын күп-күп җырчылар юк. Менә шулай хәл иткәннәр. Киләсе концертларда булырлар, дуслашырлар, дәгъвалар булса, хәл ителер дип өметләник – иҗат кешеләре четерекле халык. Бер якны тыңлыйсың – бер сүз ишетәсең, икенче якны тыңлыйсың – бөтенләй башкача булып чыга. Сабырлык, сабырлык.

Рәмис Латыйпов.
Фотолар: Татар-информ, Бизнес-онлайн, социаль челтәрләр.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле