Камилә Вәлиева зур бозга кайтамы?

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева спортка кайтуын хәбәр итте.

«Дуслар, минем яңалыгым бар – мин зур бозга кайтам», – дип язды ул.

Ул инде кайларда чыгыш ясаячагын да хәбәр итә.

«Әлбәттә, бик дулкынланам, әмма сикерүләр буенча Россия чемпионатында яңадан ярыш дәртен сизүне тагын да ныграк көтәм. Ә яңа программаларымның берсен беренче тапкыр Беренче канал Кубогында күрсәтәчәкмен – минем өчен бу үзенчәлекле бәйрәм булачак», – дип яза ул.

ЧЫГАНАК:  телеграм-канал

Бәйле