Марат Мухин гаиләсендә кайгы

Композитор, татар эстрадасындагы иң танылган аранжировщикларның берсе Марат Мухин зур югалту кичерә. Аның әтисе вафат. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итә. “Эх, әтиии… Урының оҗмахта булсын… 1.02.2026” дип яза ул, әтисе белән төшкән фотосын куеп.

Сәхнәдәш дуслары Маратның авыр кайгысын уртаклашалар. “Әтиеннең урыны җәннәт түрләрендә булсын”, «Әти-әнисез калу бик авыр шул, дустым. Иңнәреңдәге канатларны кискән кебек була”, – дип язалар аңа.

Марат Мухинның әнисе моннан күп еллар элек арабыздан киткән иде.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/marat-muxin-gailasenda-kaigy-5877992

Бәйле