“Барысын да иренә сөйләдем…”

“Иремнең башка хатын-кыз белән аралашуын белгәч, аяк астында җир убылгандай булды”.

“Хәерле көн! Аноним, зинһар!
Иремнең элек йөргән кызы белән язышуын таптым, алар моннан унҗиде ел элек очрашкан. Бу смсларны укыгач, аяк астымда җир убылгандай булды. Җәнҗал чыгарасым, кыйныйсым, өйдән куасым килде, ләкин үземә уйланырга вакыт бирдем.

Ирем бу хатын белән аралашуын туктатмады, алга таба тагын да ялкынлырак смслар юллады. Ул аны без яшәгән шәһәргә чакырды (төрле шәһәрләрдә яшибез), чыгымнарын да түләргә әзер иде. Назлы сүзләр язды, тегесе дә, минем турыда белсә дә, шундый ук җавап кайтарды. Ул хатын да кияүдә, балалары бар. Бик озак уйландым, чөнки ике гаиләнең дә үз тормышы, киләчәккә планнары бар.

Шулай да аларга сюрприз ясарга булдым – аларның бөтен язышуларын аның иренә җибәрдем. Еламадым, талашмадым, иремә берни дә әйтмәдем. Аерылышабыз икән, ичмасам, кемдер бәхетле булсын, дип уйладым. Ләкин бөтенләй башка төрле килеп чыкты. Ирем минем белән калырга теләде, ә ул хатынны үзеннән җибәрде. Аңа карата бернинди хисләр юк, бары тик аралашырга, аның белән ял итәргә теләвен әйтте. Аерылышырга да теләми ул. Көн саен мине генә яратуын әйтә. Ә теге хатынының ире аерылышырга гариза биргән. “Миңа “себерке” кирәкми, алимент түләрмен”, – дигән.

Тик барыбер бәхет таба алмадым. Иремә бик нык суындым. Аны күралмас хәлгә җиттем. Балаларны да әтисез үстерәсем килми. Тормышым бер мәгънәсезгә әйләнде. Иремнең хыянәтен белми яшәсәм, җиңелрәк булыр иде. Нишләргә дә белмим”.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-02-02/barysyn-da-iren-s-yl-dem-4560670

Бәйле