Илсөя Бәдретдинова концертларын өзмичә генә операция ясаткан

Илсөя Бәдретдинова үзенең бер көне сыйган ролик төшергән. Җырчының көне иртәнге сәгать унда макияж ясатудан башланып, кичке унга кадәр бик актив була. Шул вакыт эчендә артист берничә урында интервью бирергә, төрле кешеләр белән очрашырга җитешә. Шушы көннәрдә җырчыга сәламәтлеген дә кайгыртырга туры килгән.

«Шундый коточкыч ритмда яшибез, Аллаһка шөкер. Шул арада табиблар килеп тамагымны ремонтлап китә, шул арада аякка операция ясала… Сез белмәгәннәре дә әллә никадәр.

Концертлар гөрли. Яратам эшемне! Чирләргә, зарланырга вакытым да юк, жәлләргә кешем дә юк», – дип язган Илсөя Бәдретдинова.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-koncertlaryn-ozmica-gena-operaciya-yasatkan-5878091

Бәйле