Җырчы Азат Фазлыев, авыр хәлдә калган классташы Гөлназга ярдәм сорап, социаль челтәрдә язылучыларына мөрәҗәгать иткән. «Авылдашым, классташым бик авыр хәлдә. Шушы изге айларда Гөлназга кулдан килгәнчә булыша алсак, бик рәхмәтле булыр идем, дуслар» – ди җырчы.
Гөлназ Шакировага 38 яшь. Моннан ике ел элек, юл һәлакәтенә очраганнан соң, аның арка миенә зур зыян килә. Ә тернәкләнү, яңадан аякка басу исә курку, авырту тулы зур бер юл, авыр сынау. Аңа хәзер элек гадәти булып тоелган һәр нәрсәгә өр-яңадан өйрәнергә туры килә. Гөлназга һичшиксез яңадан яшәргә өйрәнергә, терелеп чыгарга кирәк, чөнки аны өйдә 3 баласы көтә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/klasstasym-avyldasym-azat-fazlyev-yardam-soryi-5878331
–
–

