Венера Ганиевадан тагын “эләккән”. Кемгә?

Бу юлы Дилә Нигъмәтуллинага.

Бүгенге татар эстрадасындагы байтак җырчы – профессор Венера Әхәт кызының шәкертләре. Шуңа да ул аларга киңәшен биреп кенә калмый, үзе кирәк дип тапканда акылга утыртырга да күп сорамый.

2005 елда «Татар җыры»нда чыгыш ясаганда Венера Ганиева Дилә Нигъмәтуллинаның сәхнә образын кискен тәнкыйтьләгән булган.

«Сез мине бер тапкыр сәхнәгә чыкканда шундый каты орышкан идегез. Минем эчке киемем юк сыман, дидегез. Ә мин җөйсез эчке киемнән идем», – дип искә алган ул вакыйганы Дилә Нигъмәтуллина бер очрашуларында.

«Күлмәгең сылашып тора иде. Бөтен җирләреңне күрсәтеп. Ярамый сәхнәгә алай чыгарга», – дип искә алган ул вакыттагы сөйләшүне остаз да.

Венера Әхәт кызы кебек һәрнәрсәдә зәвыклы җырчылар күбрәк булсын иде дә бит…

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-02-19/venera-ganievadan-el-kk-n-4584100

Бәйле