Рөстәм Асадуллин – үзенчәлекле артист. Җырлау манерасы, концертны алып бару стиле, сәхнә бизәлеше – болар барысы да үзгә. Казанда куйган концертларының берсендә мин дә булдым. Алдан язып үтәм: текстта язылган уйланулар гаепләү түгел. Алар – бары тик чагыштыру алымы кулланылып язылган фикерләр.
Концерт башланыр алдыннан җырчы янына кергәч, гадәттә, артистны якын дуслары, танышлары, сәхнәдәш коллегалары биләп ала. Шушы дуслар, танышлар, гадәттә, чакыру билеты белән концерт карарга килә. Ә Рөстәм янында берәү дә юк иде. Ул үзе һәм командасы. Шулай ук “Барс медиа” хезмәткәрләре. Бетте. Фуршет та юк, бер-береңә матур сүзләр әйтү дә юк. Гаеп ату түгел, бу бары тик ничек булуын язу гына. Бар да бик тыныч. Хәтта бэк-вокалист Ландышның соңга калуы да Рөстәмне борчымый. Ул әкрен генә концерт башлануын көтеп йөри.
Ландыш Камская Асадуллин командасында бэк-вокалист булып эшли. Рөстәм никтер Ландышны Түбән Кама кызы, дип таныштырды. Тумышы белән Ландыш Актанышның Чалманарат авылыннан ул. Түбән Камага укырга гына күчкән дип беләм. Водителе Зариф та тумышы белән Актанышныкы икән. Кызганыч, Зарифның Актанышта көтәр кешеләре юк…Ул язмыш кушуы буенча 2005нче елдан туган ягыннан чыгып киткән инде. “Кайкан юк, күптән инде кайткан юк…” — дип сөйләде миңа үзе дә.
Рөстәм үзе Түбән Камада туса да, аның әтисе дә Актаныш ягыннан. Хәзер җырчы гаиләсе белән Чаллыда яши. Гитарада Руслан исемле Чаллы егете уйный. Баянист Виктор та Чаллыныкы. Ул җырчы Виталий Агаповның улы. Кыскасы, Рөстәм командасына үзе белән бер яктан булган егет-кызларны җыйган.
Сүз башым Ландыш турында иде. Гадәттә, җырчының командасы концертка бер-ике сәгать алдан килә. Ә Ландыш, әйтүемчә, концерт башлануга бер биш минут алдан гына килде. Бу әләкләвем түгел, дөрес аңлагыз. Бу – үзгәлекнең бер сыйфаты гына.
Мондый форматтагы концертлар сагындырган. Экран юк, утлар гына бераз уйнап ала. Костюмнарга килгәндә, алар да махсус тегелмәгән кебек. Шоу-румнарда сатыла андый костюмнар. Уен коралларында уйнаган егетләрнең дә киемнәре гап-гади иде. Гап-гади дип әйтүем махсус тегелмәгән, диюем инде. Кара чалбар һәм кара рубашка – бетте.
Алып баручы да Рөстәм үзе. Сүзе күп түгел, махсус язылган сценарий да юк кебек. Аннан соң оештыру эшләрен башкарганнар белә: сәхнә артында бер-ике биттә программа язылган була иде. Монда программа да эленеп куелмаган.
Сүзгә килгәндә, Рөстәмгә нәфис сүз сөйләүчеләр янына йөреп алса була. Сүзне әйткәндә, авазларны йота ул. Аннан соң ишетеп тә бетерми икән. Залдан берничә сүз әйтүче булды, ишетми генә бит. Үзенә дә уңайсыз булды кебек.
Бу – җитешсезлекләр түгелдер инде. Без Рөстәм Асадуллин турында “башка җырчылардан аерылып тора”, дип әйтергә яратабыз бит. Концертның концепциясе дә аның шушы башкалардан аерылып торуыннан киләдер.
Рөстәмнең залга бер үтенечен әйтүе миңа ошады. “Мин җырлаганда йөрмәгез әле”, — диде ул. Үз концертына үзе хуҗа була белә, димәк. Зал тулы иде. Әле май аенда тагын концертлар була. Артистларның тамашачыга хәзер шоу кирәк, диюләре, ялгыш икән. Әйтәм бит, утлар да минималь гына, экран юк, биючеләр юк. Бер Рөстәм, бер бэк-воклист һәм өч инструменталист егет. Бетте. Ә кеше йөри, кул чаба. Һәр җырчының үз тыңлаучысы инде.
Рөстәмнең җырлары да башка төрле. Көйләре үзенчәле. “Хммая” һәм “Фа-фа” җырларын аерым искә аласым килә. Рөстәм бу типтагы, ягъни татар эстрадасындагы башка композицияләрдән аерылып торган җырларны үзен популярлаштыру өчен махсус яза микән? Белүемчә, Рөстәмнең продюсеры юк. Алар хатыны Гөлназ белән икәү эшли. Әллә инде ул илһам кушуы буенча гына иҗат итә микән? Әгәр дә бу эш махсус эшләнә икән, димәк, Рөстәм үзен таныту максатына ирешер өчен дөрес юл тапкан. Әгәр дә инде бу чын иҗат икән, димәк, бәхет һәм язмыш эше.
Әлинә Айдарова
ЧЫГАНАК: https://tatconcert.ru/new/r%d3%a9st%d3%99m-asadullin-konczertynnan-so%d2%a3-%d2%afzench%d3%99lekl%d3%99rne-sanyjk-%d3%99le/

