Юл һәлакәтеннән соң, Гөлназ Асаева һәм биючеләренең хәле турында билгеле

Гастрольгә барганда юл һәлакәтенә очраган Гөлназ Асаева күпсанлы имгәнүләр алган. Бу хакта җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров хәбәр иткән.

«Һава шартлары бик начар булу сәбәпле, кызганычка, безнең машина йөртүче каршы полосага чыкты. Гөлназ Асаеваны һәм төркемебезнең башка артистларын тиз арада якындагы хастаханәгә алып киттеләр. Зыян күрүчеләрнең берсенең сәламәтлеге уртача дип бәяләнә. Гөлназ һәм бер биюче күп санлы имгәнүләр алганнар. Аларны якын арада хастаханәдән чыгарырга тиешләр», – дигән Вадим Фәтхинуров.

Исегезгә төшерәбез, авария 28 февраль көнне Бәләбәй районында, Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы трассасының 14 нче километрында була. Анда JAC һәм Hyundai Solaris бәрелешә. Һәлакәттә барлыгы дүрт кеше зыян күрә.

Вадим Фәтхинуров сүзләренчә, Гөлназ Асаеваның якындагы концертлары башка вакытка күчерелгән.

ЧЫГАНАК: https://www.bashinform.ru/news/law/2026-03-02/stalo-izvestno-o-sostoyanii-gulnaz-asaevoy-popavshey-v-dtp-v-bashkirii-4598142

Бәйле