Апрельдә һәм майда аномаль ниниди һава торышы көтелә?

Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, быел апрель һәм май җылы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь бүген шул хакта хәбәр итте.

«Апрель һәм май айларында һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип фаразлана. Апрельдә республика өчен климатик норма +5,4 градус, ә майда +13,6 градус тәшкил итә», – дип искәртте ул.

Феликс Гоголь билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда җылыту сезонының кайчан тәмамланачагын әлегә әйтүе кыен.

«Якындагы ике атнада ул әле тәмамланмаячак. Моның өчен +8 градустан югарырак тотрыклы температура урнашырга тиеш», – диде ул.

ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/gidrometcentr-rt-soobshhil-ob-anomalnom-teple-v-aprele-i-v-mae-5920743

Бәйле