Гөлназ Асаева мөрәҗәгать белән чыкты

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева язылучыларын социаль челтәрләрдә башкаларга карата хәерхаһлы булырга, тиргәшмәскә, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска чакырган.

Ул үзенең аккаунтында шундый аудиохәбәр урнаштырган.

– Чын күңелдән сорыйм, бигрәк тә Рамазанның соңгы көннәрендә. Без болай да авыр чорда яшибез. Әйдәгез, бер-беребезгә кабахәт сүзләр әйтешмик яки язышмыйк, тиргәшмик. Әйдәгез, бер-беребезгә терәк булып, башкаларга әйбәтлек кенә телик. Зинһар,  тормышта да, социаль челтәрләрдә дә әрләшмик, – дигән җырчы.

Исегезгә төшерәбез: җырчы февраль ахырында бик куркыныч авариягә эләккән. Артистның ике биючесенә һәм өлкән яшьтәге гаилә парына зыян килгән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз әлегәчә хастаханәдә дәвалана. Гөлназ Асаева һәм гаиләсе зыян күрүчеләргә төрлечә ярдәм итә, аларның сәламәтлеге өчен борчыла.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/golnaz-asaeva-moraagat-belan-cykty-cyn-kuneldan-soryim-113343

Бәйле