Язын рационда иртә өлгерә торган яшеллек, цитруслы җимешләр һәм кайбер яшелчәләр булырга тиеш. Бу хакта диетолог, нутрициолог Софья Кованова сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, язын энергия кими һәм бу D витамины, тимер, В төркеме витаминнары һәм магний җитмәүгә бәйле булырга мөмкин.
Бу чорда рационга иртә өлгерә торган яшеллекләр – шпинат, руккола һәм яшел суган кыягы өстәргә кирәк. Болар фолатларга, С витаминына һәм антиоксидантларга бай. Белгеч сүзләренчә, шулай ук клетчаткага бай редис һәм торма да ашкайнатуга булыша, тик ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә аларны чама белән генә кулланырга кирәк.
Моннан тыш, диетолог рационга С витамины, клетчатка һәм К витамины чыганагы буларак кәбестә дә өстәргә киңәш итә.
ЧЫГАНАК: https://iz.ru/2062768/2026-03-20/dietolog-nazvala-tri-neobkhodimykh-ovoshcha-v-vesennem-ratcione
–
–

