Танылган яшь җырчы Марат Яруллин төркемендәге биючеләрнең берсе Байлар Сабасындагы концерт вакытында зыян күргән.
Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.
Кызга ашыгыч ярдәм чакырырга туры килгән.
— Мондый хәлләр дә була, без – артистлар, шулай ук кешеләр. Менә сез артистның тормышы җиңел дисез, ләкин бу алай түгел. Аның билендә нервы кысылган. Бүген Ләйсәнсез чыгыш ясыйбыз, – ди җырчы.
Табиблар кызга махсус мазьлар язганнар, бәхеткә аны хастаханәгә озатырга туры килмәгән.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/marat-iarullinnyn-koncertyna-asygyc-iardam-cakyrtyrga-tury-kilgan-113732
–
–

