Әнвәр Нургалиев башкорт эстрадасының төп проблемасын әйтте

Җырчы Әнвәр Нургалиев башкорт эстрадасы артистлары арасында булган проблеманы әйтеп үткән. Аның сүзләренчә, Уфадагы сәхнәдәш дуслары бер-берсенең концертларына йөрми. Ә Казанда исә моның нәкъ киресе күзәтелә.

«Дуслар, миндә шундый фикер туды. Сезнең белән дә бүлешергә булдым. Хәзер минем концертларым бара. Кичә Рөстәм Зөлкәрнәев, дустым Илнар Гыйльманшин килде. Нәрсә әйтәсем килә? Мин шуны аңладым: Уфада артистларның бер-берсенең концертларына йөрү тәҗрибәсе юк икән. Моның нәрсә белән бәйле булуын әйтә алмыйм. Ә менә Казанны алсак, анда теләсә нинди дәрәҗәдәге артист башка артистның концертына йөри. Сәхнәгә яңа чыккан җырчымы ул, әллә инде топ артистмы – аерма юк. Шул очракта гына үсеш була.

Бездән еш кына: «Ярдәм итмиләрме, теләктәшлек белдерүче юкмы, соңгы вакытта Башкортстанда популяр артистлар үсеп чыкмый?» – дип сорыйлар. Сәхнәдәшләреңнең концертларына йөргән очракта гына син үзеңнең уңай һәм тискәре якларыңны күрә, концертларыңа яңа элементлар кертеп җибәрә аласың. Үз казаныңда гына кайнап яшәргә ярамый. Мин шәхсән, мөмкинлегем чыккан саен башкаларның концертларына барырга тырышам», – дигән Әнвәр Нургалиев.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/sul-ocrakta-gyna-uses-bula-anvar-nurgaliev-baskort-estradasynyn-top-problemasyn-aitte-5878831

Бәйле