“Әнисе өйрәтсә дә булыр иде инде”.
Киленем турында язасым килә. Тота да идәнне салкын су белән юа. Бераз “Фейри” сала да, салкын су белән майлап чыга. Идән тоныкланып кала. Бүген әйттем әле, кайнар су белән юарга кирәк, идән ялт итеп торачак дидем. Үпкәләде, ахры. Андый нәрсәләрне әнисе өйрәтергә тиеш иде дә бит. Җүнләп сөйләшмәде, ачуланса нишләтим, тонык идәннән туйдым, кеше керсә – оят. Аптырагач, артыннан сөртеп чыгам. Үпкәләтмим, дип күрсәтмичә. Күпме дәшмәскә була.
Анонимно куыгыз, яме.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-04-02/kilenem-id-n-yua-belmi-4636835
–
–

