Марат Яруллин белән күңелсез хәл булган…

Бу хакта артист социаль челтәрләрдә сөйләде.

  • Апаста бик матур концерт куйдык. Ләкин мин тамашадан соң килеп чыккан күңелсез хәл турында сөйләргә телим. Безнең концертларга йөрүчеләр белә: безнең үзебезнең мерч бар – футболкалар, худилар, ручка-блокнотлар, нактейкалар һәм башка әйберләр. Бүген концерттан соң безнең бер футболканы урладылар.

Мин моны кем эшләгәнен белмим. Бәлки, ул олы кеше булгандыр, ә бәлки, бала яисә яшүсмердер. Проблема анда түгел. Кызганычка каршы, бу кешегә әти-әнисе тиешле тәрбия бирә алмаган. Бәлки, карак әлеге футболканы бик тә кияргә теләгәндер, ә акчасы булмагандыр. Ләкин бу аңа кеше әйберенә тию хокукы бирми. Бу әйберләр безгә дә бушлай гына килмәде бит, без алар өчен акча түләдек, – ди җырчы.

Марат Яруллин, футболканы урлаучыга мөрәҗәгать итеп: «Бу – бик астыртын, ямьсез һәм түбән гамәл. Мин синең башка беркайчан да мондый адымга бармавыңны телим. Әлеге футболканы кигән саен, «Бу бит минем әйбер түгел, урланган футболка» дигән уй сиңа тынгы бирмәсен», – ди ул.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-04-10/marat-yarullinny-futbolkasyn-urlagannar-4646843

Бәйле