2026 елда Россиядә май бәйрәмнәре соңгы сигез елдагы иң кыскасы булачак. Бу хакта «SuperJob» компаниясенең юридик практика җитәкчесе Александр Южалина һәбәр итә.
Аның сүзләренчә, быел ял көннәре Яңа ел каникулларыннан күчерелмәгән, шуңа күрә май бәйрәмнәре кыскарган. Нәтиҗәдә, россиялеләр ике этап белән өчәр көн ял итәчәк.
Беренче ял көннәре 1 майдан 3 майга кадәр — җомгадан якшәмбегә кадәр дәвам итә. Икенче өлеше 9 майдан 11 майга кадәр — шимбәдән дүшәмбегә кадәр була, чөнки ял көне дүшәмбегә күчерелгән.
Гомумән алганда, биш көнлек эш атнасы булган хезмәткәрләр өчен май аенда 19 эш көне һәм 12 ял көне каралган, диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20260414/prazdniki-2086901434.html
–
–

