Халык синоптигы һәм һәвәскәр бакчачы Рәис Шәкүров кишер утырту һәм аны саклау буенча киңәшләрен әйткән.
«Кишернең орлыгы яхшы булса, ул әйбәт тишеләчәк. Иң элек орлыкны ышанычлы җирдән алыгыз. Аннан соң түтәлдәге туфрак җиңел һәм ашламалы булсын. Түтәл ясаганнан соң, орлык чәчәсе буразналарны озын буйга таба ясагыз. Орлыклар сирәк тишелсен дисәгез, бер ысулын әйтәм. Литр ярымлы шешәгә 300 грамм тирәсе орлык саласыз һәм шешәне су белән тутырасыз. Шешәнең капкачын, кадакны эчке яктан тыгып тишәсез. Шушы әзер массаны ясалган буразнага теге тишектән агызып барасың. Бу тикшерелгән ысул. Шулай эшләсәгез, кишерне сирәклисе дә булмаячак», – дип уртаклашты бакчачы.
Кишерне саклау буенча, иң яхшысы – идән астында юеш комда саклау, диде.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/bakchachy-pochmagy/2026-04-18/kisher-utyrtu-ysuly-4655968
–
–

