«Мин күрдем аларны, әмма…» – Зөлфәт Зиннуровка җәяүлеләрне үткәрмәгәне өчен штраф сукканнар
Зөлфәт Зиннуров рульдә барганда җәяүлеләрне үткәрмәгән. Бу хәл Казан үзәгендә булган. Зөлфәт әйтүенчә, ул җәяүлеләрне күргән, әмма алар бик ерак булган.
“Машина йөртүчеләр мине аңлар, алар бик ерак иде, һәм аларның юл чыкканын көтеп торсам, арттан бөке җыелыр иде. Тик кагыйдәләр буенча җәяүлегә юл бирергә тиешле”, – ди ул.
Зиннуровның уңга борылуы була – юл инспекторлары эләктерәләр. Һәм 1500 сум штраф язалар. Тик бу хәл кагыйдә бозучының кәефен кырмаган, булса кирәк. Чөнки, “Матбугат.ру” игътибар итүенчә, бик күңелле итеп сөйли бу турыда. Хәер, шатлыклы хәбәр дә бар: штрафны 30 көн эчендә 25% ташлама белән түләп була икән. “Менә шулай. Минус 1125 сум” – ди Зөлфәт.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/yoldyzlar-tormyshynnan-/2026-04-21/z-lf-t-zinnurov-min-k-rdem-alarny-mma-4659950
–
–

