Гөлназ Асаева хейтерларына мөрәҗәгать иткән

Аларның әче комментарийлары аның җанына тигән.

Җырчы социаль челтәрдә үзенең оркестр белән ничек җырлавы турында видеоязма урнаштыруын һәм шәрехләр укырга карар кылуын сөйли. Гөлназны кайбер язылучыларының аңа әшәке сүзләр язуы борчыган.

Шуннан соң ул социаль челтәрләрдә мыскыллаулар язучыларга мөрәҗәгать итте:

“Кайчаннан бирле хейтерлар үзләрен билгеле кешеләрне мыскыл итәргә хокуклы дип уйлый башлады? Блогерларның һәм артистларның йөрәге юкмы? Аларга да авыр. Кайвакыт шулай була, комментарийлар укыйсың һәм аннары төн буе елыйсың…” — ди артистка.

Гомумән, шәрехләрне укымавың хәерлерәк, дип язучылар бар аңа. Килешәсезме?

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-04-27/artistlarny-y-r-ge-yukmy-ll-4666078

Бәйле