Психологлар 12 яшьлек 451 баланың әти-әнисе белән үзара бәйләнешен өйрәнгән.
Күзәтүләр балага 20 яшь тулганчы алып барылган.
Галимнәр, бала әти-әнисе тарафыннан тупаслык тою аркасында даими стресс кичерә, еш авырый, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу гормональ фон бозылуга, йөрәк-кан тамырлары активлыгының кимүенә һәм ялкынсыну процесслары, вируслы авырулар ешаюга китерә. Кыскасы, кырыс әти-әниләрнең балалары ешрак авырый, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр.
Галимнәр белдерүенчә, үзләре балачакта рәхимсезлек тоеп үскән кешеләр үз балаларын да шул ук ысул белән тәрбияләргә тырыша. Психологлар балаларны тәрбияләү алымнарын үзгәртү һәм гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләрнең аларны укуга, спортка, уңышка дәртләндерүе турында күптән сөйли.
–
–

