Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия Төхвәтуллина улы белән хастаханәгә эләккән.
«Барыгызга да сәлам. Күпләр безне югалтты. Без бераз чирләдек, Алим белән хастаханәдә ятабыз. Нечкәлекләргә биреләсем килми, инде терелеп киләбез. Киләсе атнада өйгә чыгарбыз, дип өметләнәм, – дигән ул.
Күптән түгел генә җырчы социаль челтәрләрдә сөенечле яңалыклары – икенче бәби көтүләре хакында хәбәр иткән иде.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/risat-toxvatullinnar-gailasenda-kunelsez-xal-kilep-cykkan-114644
–
–

