Май бәйрәмнәрендә һава торышы нинди булачак?

Якындагы берничә тәүлектә Россиянең үзәк өлешендәге төбәкләрдә атмосфера басымы арту яңгыр һәм җепшек карның кимүенә китерәчәк.

“Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов  “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Чәршәмбегә явым-төшем нык кимеп, урыны белән генә көтелә. Сишәмбедә җил асылда туктаячак инде”, – дип билгеләп үткән белгеч.  Ул шулай ук атна урталарына кадәр һава температурасының түбән –төнлә 0 градус, көндез +4 градус чамасы булачагын билгеләп үткән.

Пәнҗешәмбедән җылыта башлый, ә май бәйрәмнәрендә тагын да җылырак булачак, дигән синоптик. “1 майдан явым-төшем урыны белән генә сакланып калачак, ә һава температурасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә инде киләсе озын ялларда – 9-11 майда 12-17 градуслы май җылысы килү көтелә”, – дип йомгак ясаган сүзенә Шувалов.

Исегезгә төшерәбез: Казанның кайбер районнарында көчле җил агачларны аударган, электр чыбыкларына зыян салган. Социаль челтәрләрдә дә агачларның автомобильләргә авуы турында хәбәр итәләр.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/sinoptik-mai-bairamnarenda-hava-torysy-nindi-bulacagyn-aitte-114648

Бәйле