Җырчы Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар туачак сабыйларының кызмы, малаймы икәнлеген әйтте. Икенче тапкыр әти-әни булырга җыенулары турында иҗади пар күптән түгел генә хәбәр иткән иде.
«Без Алимның туган көнендә гендер-пати ясарга булдык. Ниндидер аерым, зур бәйрәм ясап тормадык. Әти-әниләребезне генә чакырдык. Интернеттагы бөтен календарьлар һәм таблицалар малай дип күрсәткән иде. Ә язылучыларыбызның 90 проценты кыз була, дип көтте. Менә хәзер фаразларга урын калмады инде», – дип, гендер-патиның видеосын күрсәтте алар. Аннан күренгәнчә, Ришат белән Алиянең икече сабыйлары да малай булачак.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/aliya-risat-toxvatullinnar-kyz-kotame-malaimy-5879258
–
–

